Иске Кармәт авыл җирлегендә 2022 елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар һәм 2023 елга планнар турында фикер алыштылар.
Авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов хисап чыгышында 2022 ел нәтиҗәләре буенча бюджетның 102,6 процентка үтәлүен билгеләп үтте.
Авыл җирлеге территориясендә 355 кеше яши. Узган ел дүрт кеше вафат булган ике сабый дөньяга аваз салган.
– Шәхси хуҗалыклар актив үсә, аларда 169 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 97 савым сыеры бар. Иң актив сөт тапшыручылар –Кузьминнар, Архиповлар, Беловлар, Фәхретдиновлар, Трофимовлар хуҗалыклары, – дип билгеләп үтте муниципаль берәмлек җитәкчесе. – ТР Хөкүмәте һәм район җитәкчелеге тарафыннан авыл халкына төрле программалар буенча ярдәм күрсәтелә. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм программасы буенча 31 шәхси хуҗалыкка 339 700 сумлык субсидия бүлеп бирелде. Субсидияләрнең гомуми суммасы 353 214 сум тәшкил итте. Григорий Маланчев КФХсы уңышлы үсә: аның хуҗалыгында 81 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 50се савым сыерлары.
2022 елда үзара салым программасы буенча акча җыю план нигезендә 132 500 сум тәшкил иткән. Акчалар урам юлларына түшәү өчен вак таш сатып алу, юлларны кышын кардан чистарту; чишмәләрне төзекләндерү: лак-буяу материаллары сатып алу һәм ике чишмәгә косметик ремонт ясау; трактор өчен асылмалы җиһазлар сатып алу; бензопычкы, триммер һәм аларга комплектлаучы җиһазлар сатып алу; «Салкын чишмә»не төзекләндерү өчен файдаланылган.
Күренекле татар язучысы һәм шагыйре Хәсән Туфанның кече ватаны – Иске Кармәт авылына Республикадан күп кенә делегацияләр һәм кунаклар килә. Монда төзекләндерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Үзәк паркта чистарту һәм яшелләндерү буенча зур эш башкарылган. Җәй дәвамында авыл халкы юл кырыйларыннан һәм урамнарда, үзәк парк, суэтем башнясы территорияләрендә үләннәрне даими чабып торганнар. Җәй башыннан алып көзгә кадәр төзекләндерү эшләре белән Николай Маланчев, Василий Архипов һәм Анатолий Ильменюков шөгыльләнгәннәр. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл, үзәк парк, авыл җирлегенең административ бинасы, җирлекнең административ бинасы һәм Хәсән Туфан музее янындагы коймалар, авылга кергән юл өстендәге койма буялган. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан 30 төп чыршы һәм 30 төп миләш агачы утыртылган. Авыл җирлекләре арасында яңа ел бизәлеше буенча Х. Туфан музее район буенча 2 нче урынны алды.
2023 елга куелган мөһим бурычлар:
1. Вак таш сатып алу һәм авыл урамнарын тигезләү; 2. Урамнарны яктырту өчен фонарьлар сатып алу;
3. Суэтем башнясы өчен насос сатып алу;
4. Трактор өчен асылмалы җиһазлар сатып алу;
5. Хуҗасыз җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү.
Авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы авылның иң актив кешеләренә, ярәмчеләргә, иганәчеләргә бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде.
Нет комментариев