Искеильдеряклеләр чик сакчыларын авыл мәдәният йортында концерт программасы белән каршы алдылар.
Тантана сәбәпчеләре алдында мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җырлар, шигырьләр һәм биюләр белән чыгыш ясадылар.
Стендны ачу тасмасын тантаналы кисү хокукы район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллинга, Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаковка һәм Василий Пайдаркинга бирелде.
– Сезне тантаналы бәйрәм белән котлыйм, хезмәтегез өчен рәхмәт! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телим, – дигән теләкләрен белдерде район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин.
Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков элеккеге чик сакчылары Василий Пайдаркинга, Антон Андреевка, Алексей Бобовка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән өчен медальләр белән Леонид Охотников, Руслан Антонов, Александр Данилов, Сергей Маклаков, Владимир Капитонов һәм Анатолий Уфандеев бүләкләнде.
Чара чик сакчылары адресына котлау сүзләре, стенд итәгенә веноклар салу һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алу белән тәмамланды.
Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз
Нет комментариев