Иске Ильдеряк авыл җирлегендә узган ел нәтиҗәле булды
Соңгы яңалыклар

Иске Ильдеряк авыл җирлегендә узган ел нәтиҗәле булды

Районның муниципаль органнарында авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышлары башланды.

Иске Ильдеряк авыл җирлегендә узган совет утырышында район башлыгы Камил Гилманов, район тармаклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков елның нәтиҗәле узуын билгеләп үтте. Авыл җирлеге территориясендә җиде авыл урнашкан, аларда 480 хуҗалыкта 1250 кеше яши. Җирлектә демографик хәл мактанырлык түгел: 2021 елда 20 кеше үлгән, ә нибары 8 нарасый туган.

Авыл җирлегенең күп кенә проблемалары халык катнашында хәл ителә. Узган ел халыктан үзара салым буенча 288 мең сум акча җыелган, республика бюджетыннан 1 152000 сум акча бүлеп бирелгән, нәтиҗәдә 1 440000 сум акча тупланган. Бу акчалар хисабына контейнер мәйданчыклары төзелгән, һәр торак пунктта юлларга вак таш салынган, юллардагы чокырлар ремонтланган, җәйге чорда территориядә үләннәрне чабып торганнар. Бу сумманың бер өлеше кышын юлларны карап тоту өчен дә тотыла.

Киләсе елда үзара салым акчасын дәүләттән финансланган сумма белән 1 600000 сумга җиткерү һәм барлык торак пунктларда да вак таш салынган юллар төзү һәм ремонтлауны дәвам итү, МТЗ-320 тракторына элмәле кар чистарткыч, янгын сүндергечләр, электрга тоташтырыла торган яктырткычлы күрсәткечләр, яңа контейнерлар сатып алу, контейнер мәйданчыкларын тотып алу, суүткәргеч челтәрләрен ремонтлау, торак пунктларда су башнялары территорияләрен коймалау һәм башка күп кенә эшләрне башкару планлаштырыла.

Авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар актив үсеш ала, аларда 450 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 220 сыер. Сөт сатып алу бәяләре түбән булуга карамастан, хисап елында мөгезле эре терлекләр баш санын тиешле дәрәҗәдә саклап калганнар. Утырышта авыллар тормышына кагылышлы барлык мәсьәләләрне җентекләп анализладылар, ведомстволарның җайга салынган эшен билгеләп үттеләр.


Нет комментариев