Иске Ибрай авылында яшәүче Разия Мусина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Соңгы яңалыклар

Иске Ибрай авылында яшәүче Разия Мусина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне юбиляр йортында якты бәйрәм рухы хөкем сөрде.

Кадерле кешеләрен котлау өчен төрле почмаклардан балалары, оныклары Һәм оныкчыклары җыелды. Кунаклар ихлас теләкләре белән уртаклаштылар. Район җитәкчелеге исеменнән ветеранны район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин котлады.

– Хөрмәтле Разия Шәрәфетдин кызы, сез – сугышның кырыс еллары туры килгән буын вәкиле. Балачактан авыр сынаулар аша узсагыз да, нык булгансыз, намуслы хезмәт куйгансыз. Фидакарь хезмәтегез өчен тирән рәхмәтләребезне кабул итегез! Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телибез, – диде ул.

Илшат Заһидуллин юбилярга район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Авылдашын Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минигулов та чын күңелдән котлады – балалары һәм оныклары шатланып алкышладылар.

Разия Шәрәфетдин кызы шушы авылда туып үскән. Гаиләдә алты бала булган. 1942 елда әтисе Волхов фронтында һәлак була, ә аннары тагын бер-бер артлы кайгы-хәсрәт килә: әнисе, ике абыйсы, ике апасы бакыйлыкка күчәләр. Бүгенге көндә Разия белән апасы Фәүзия генә исән-сау. Аңа 92 яшь, ул да шул ук авылда яши. Апа белән сеңел бик дуслар, бер-берсенә еш кунакка йөриләр.

– Без абый-энеләребез, апа-сеңелләребез һәм әти-әниләребез өчен дә шулай озак яшибездер инде, – диләр алар.

Тормыш авырлыкларын күп кичерергә туры килүгә карамастан, Разия һәрвакыт укырга хыяллана, ләкин яшәр өчен тырышып эшләргә кирәк була. Ул колхозда, торф эшкәртүдә хезмәт куя, аннары участок хастаханәсенең кер юу бүлмәсендә эшли, гектарлап чөгендер эшкәртә. Тормыш иптәше Хәйдәр Мирсәет улы белән 44 ел тату гомер итәләр. Разия Шәрәфетдин кызы улының гаиләсе белән кадер-хөрмәттә гомер кичерә, калган балалары да, оныклары да газиз кешеләре янында еш булалар. Аның 12 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Кызы Рузалиясе дә ерак түгел генә яши.

– Әниебезнең исән-сау һәм янәшәбездә булуы безнең өчен әйтеп бетергесез зур бәхет, – ди кызы Рузалия. – Әни биш вакыт намазын укып, безнең өчен, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз өчен догада булып, безнең рухи терәгебез булып тора.


Нет комментариев