Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Иске Ибрай авылы районның иң эре торак пункты

Бүгенге көндә анда мең ярымнан артык кеше яши

Авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышында халыкның күпләп катнашуы, тормыш сыйфатының сизелерлек яхшыруын һәм халыкның җирле хакимияткә ышанычын раслый.

Җирлек башлыгы Мансур Минигулов билгеләп үткәнчә, авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен нигез бар. Барлыгы 618 йорт исәпләнә, шуның 571ендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып барыла, аларда 755 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 339 баш савым сыеры. Күпләр кәҗәләр һәм сарыклар үрчетә, аларны тотуга да, шулай ук, мөгезле эре терлекләргә кебек үк, дәүләт субсидияләр бүлеп бирә.

Марат Сафинның гаилә фермасы, Рәҗәп Исхаков хуҗалыгы уңышлы үсештә. Мансур Минигулов сүзләренчә, мини-фермалар төзү белән шөгыльләнергә теләүчеләргә бернинди киртәләр юк. Узган елда искеибрайлылар 36 млн. 435 мең сумлык крестьян хуҗалыгы продукциясе саткан. Сөт җыючылар тапшырылган чимал өчен өчен һәр 15 көн саен исәп-хисап ясый. Искеибрайлыларның шәхси биләмәсендә 250 җиңел автомобиль, 15 йөк машинасы һәм 50 төрле маркадагы трактор бар.

Халыкны көндәлек кирәк-ярак товарлары белән алты сәүдә ноктасы тәэмин итә.

Җирлек бюджеты барлык маддәләр буенча да уңышлы үтәлгән. Үзара салым акчасы җыю буенча проблемалар юк. Халык аларның нинди максатларга тотылуын күрә.

Халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә, әлбәттә инде, сәламәтлек саклау системасы зур роль уйный. Җирлек территориясендә участок хастаханәсе эшләү нәтиҗәсендә, медицина хезмәте күрсәтү югары дәрәҗәдә. Районның сәламәтлек саклау системасы җитәкчесе Марсель Ислямов сүзләренә караганда, быел Иске Ибрай участок хастаханәсендә яңа вазыйфа – баш табиб ярдәмчесе барлыкка килгән. Хастаханәнең үз машинасы бар.

Урта мәктәпнең казанышлары да район дәрәҗәсендә сизелерлек, аның эшчәнлеге турындагы доклад белән мәктәп директоры Лилия Бикушева чыгыш ясады.
Мәдәният учагы халык белән зур эш алып бара.

Авыл ветераннар советы рәисе үз чыгышында билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция зонасында җиңүне якынайтуга нәкъ менә авыл пенсионерлары зур өлеш кертә. Үз чыгышында ул махсус хәрби операция зонасында бурычларны үтәүче якташларга гуманитар ярдәм җыюны оештыруны гаммәлгә ашыручы кешеләрнең исем-фамилияләрен атады.

Авылның ритмлы эшчәнлеген тәэмин итү буенча узган елда башкарылган эшләрне санап чыкканнан соң, җирлек башлыгы җыенда катнашучыларны агымдагы елга бурычлар белән таныштырды.

Иң төп проблемаларның берсе – су белән тәэмин итү системасын яңарту. Урам юлларын төзүне дәвам итү, кышын юлларны карап тоту.

Фикер алышуларга йомгак ясап, район башлыгы Камил Гилманов утырышта катнашучыларның сораулары бармы дип кызыксынды. Тискәре җавап ишеткәч, мондый хәлгә сөенүен ассызыклады. Шулай ук җитәкче билгеләп үткәнчә, хәрби хәрәкәтләргә карамастан, барлык дәүләт программалары эшли, хөкүмәт көнүзәк мәсьәләләрне кичекмәстән хәл итә, юллар төзелә, кибетләргә вакытында азык-төлек китерелә, пенсионерлар вакытында пенсия ала, балалар уңайлы шартларда укый һәм кайнар аш белән туклана.

– Димәк, илебез Президентын сайлауларда катнашып, һәркайсыбыз әлеге фактка үз мөнәсәбәтен белдерергә тиеш, – диде район җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев