Дин әһелләре очрашуын Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов оештырды.
Мөһим вакыйгада озак еллар буена Аксубай районы имам-мөхтәсибе булып эшләгән, Татарстанның көньяк төбәге казые, хәзерге вакытта мөфтинең мөхтәсибәтләр буенча эшләү бүлеге урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Гомәр улы Мингулов һәм районның күпчелек авыл имамнары, шулай ук җирле халык катнашты.
Дин әһелләре Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлламнең (Аңа Аллаһ Тәгаләнең сәламе һәм рәхмәте булсын) өч сөннәте: әхлак, өммәт һәм тынычлык турында вәгазь сөйләделәр, халыкның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.
Чараның төп максаты дини принциплар буенча яшәүче һәм дин белән кызыксынучы кешеләргә үзара аралашу һәм рухи һәм этик мәсьәләләргә кагылышлы вәгазьләрне тыңлау мөмкинлеге бирү иде.
Җирлек башлыгы авыл халкы һәм катнашучылар исеменнән дин әһелләренә үтемле вәгазьләре өчен рәхмәт белдерде, мондый очрашуларның дәвамлы булуын теләде.
Нет комментариев