Иске Чуаш Адәмсуы авылында солдатлар өчен җылы һәм татлы әйберләр җыйдылар
Соңгы яңалыклар

Иске Чуаш Адәмсуы авылында солдатлар өчен җылы һәм татлы әйберләр җыйдылар

Иске Чуаш Адәмсуы кешеләре «Без бергә» патриотик акциясенә әзерлек белән кушылдылар.

 

Авыл китапханәсендә махсус операциядә катнашучы Россия сугышчыларына җибәрү өчен кирәкле әйберләрне җыю бара. Авыл хатын-кызлары үз куллары белән бәйләгән җылы оекбашлар, перчаткалар алып килделәр. Чөнки озакламый салкыннар башланачак, ә җылы әйберләр сугышчылар өчен бик тә кирәк булачак. Геройларны татлы, файдалы продукт белән сөендерер өчен, авыл кешесе зур чиләк белән бал алып килгән (20 килограммнан артык). Кемдер шоколадтан өлеш чыгарган, акчалата ярдәм күрсәтүчеләр дә бар.

– Безнең авылда ярдәмчел кешеләр яши, – ди китапханәче Галина Харитонова. – Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итеп үз өлешләрен керткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Җыелган әйберләрнең барысы да район үзәгенә, гуманитар ярдәм җыю пунктына җибәреләчәк.

Фото: Иске Чуаш Адәмсуы авыл китапханәсе архивыннан.


Нет комментариев