“Безнең ишегалды” республика программасы календарь ел дәвамында Аксубайның күп катлы йортлары ишегаллары буйлап ”атлады”.
Күп фатирлы йортларның ишегаллары нинди булган, аларны төзекләндерү эшләре ничек барды, күп катлы йортларның ишегаллары ничек үзгәрде һәм җирле халык аларны ничек кабул иткән – боларның барысы да безнең хәбәрчебез материалында.
Районның инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматларына караганда, “Безнең ишегалды” программасы кысаларында 2020 елда Аксубайда 14 ишегалды төзекләндерелде, финанслау күләме 36 миллион сумнан артык тәшкил иткән.
Программаны гамәлгә ашыруга керешкәнче, район башкарма комитеты һәр ишегалдында җәмәгать тыңлаулары оештырды, яшәүчеләрнең проблемалары һәм теләкләре проектлаучылар тарафыннан исәпкә алынды.
Үзәк урамнардагы күп катлы йортларның ишек алларына асфальт түшәлмәгән иде, подъездлар алдында күлләвекләр җыелып торды, ишегалды территориясендә, бер-берсенә авышкан сарайлар урын алган иде. Өстәвенә, күпчелек төзелешләр законсыз иде.
Шәһәр тибындагы бистә башкарма комитеты яшәүчеләргә ишегелларындагы гаражларны һәм сарайларны сүтү турында хәбәр итте һәм аңлы гражданнар февральдән үк законсыз корылмаларны сүтүгә кереште. Шикаятьләргә, канәгатьсезлекләр булуга карамастан, ишек алларында бары тик милек хокукы теркәлгән сарайлар һәм гаражлар гына калды.
Программа кысаларында эшләр юл эшләре белән башланып китте – беренче эш итеп ишегалларына асфальт, тротуарлар салынды, ә балалар уен мәйданчыкларын урнаштыру эшне тәмамлау этабы булды.
– Хәзерге вакытта “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшләр тәмамланган диярлек. Ишегалды территорияләрен төзекләндерү юллар, тротуарлар, парковка урыннары төзүне, балалар уен мәйданчыклары рәвешендә кече архитектура формалары, кер киптергечләр, эскәмияләр, келәм каккычлар, урналар урнаштыруны, ишегалларын яктыртуны, көнкүреш калдыкларын ташлау контейнерлары өстенә түшәмәләр куюны үз эченә алды, – дип шәрехләде башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов. – Яктырту өчен генә дә – ике миллион җиде йөз мең сумнан артык, балалар уен мәйданчыклары өчен өч миллион сумнан артык акча тотылды.
Эш башыннан ук ишегалларында яшәүчеләрнең фикерләре бүленде – берәүләргә хуҗалык ихтыяҗлары өчен сарайларны саклап калу кирәк иде, икенчеләре аларда тавыклар тотты, өченчеләренең гаражларында базлары булган. Шулай да уен мәйданчыклары, парковка урыннары һәм чисталык өчен барысы да шатланды. Аңлы гражданнар шунда ук законсыз төзелгән корылмаларны сүтәргә кереште, таләпләргә битараф булган гражданнарның корылмаларын шәһәр тибындагы бистәнең башкарма комитеты эшчеләре сүтте, шундый моментлар да булды, корылмалар белән аерылышырга теләмәүчеләргә карата канунсыз төзелешләр өчен штрафлар кулланылды – сарай һәм гаражларны барыбер алырга туры килде.

Календарь елын тәмамлап, шуны билгеләп үтәргә кирәк, ниһаять, ишегаллары иркен булып калды, машиналар подъездларга терәлеп тормый, ә парковка урыннарына куела, ишегалларында якты, иркен. Тик, күлләвекләрдән, иске сарайлардан һәм ишегалларындагы караңгылыктан котылсалар да, халыкның фикере төрле. Без – төзекләндерелгән ишегалларын сез ничек кабул иттегез, дигән сораштыру уздырдык.
Татьяна Лодоркина, Еллиев урамы, 6 йортта яшәүче:
– Территорияне төзекләндергәннәре өчен бик рәхмәтле, ниһаять, безнең ишегалдына да юл килде, тротуар салынды, ишегалдында якты. Тагын эскәмияләр куярга вәгъдә иттеләр, көтәбез. Безнең үзебезнең дә кер киптергечебез бар иде, мәйданчыктан без баш тарттык – янәшәдә генә мәктәп мәйданчыгы бар. Программа өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт.
Надежда Афанасьева, Октябрь урамы, 33 йортта яшәүче:
– Төзекләндерү эшләре барганда төзүчеләргә дәгъваларыбыз булды, асфальтның беренче катламын подъездга авыштырып салдылар, аннары бу җитешсезлек бетерелде. Әлбәттә, ишегалды үзгәрде, әмма подъездда эскәмияләр һәм урналар җитми – ә бит үз-үзеңне тоту әдәбе подъезддан чыгу белән тәрбияләнергә тиеш. Ишегалды соры иде, сарайлар тагын да ямьсезләп торды. Мин менә подъезд янында чәчәк түтәле булдырдым – коймаларны сүтеп алулары гына бераз кызганыч, кәҗәләр кереп зыян салачак.
Энҗе Вәлиуллина, Горький урамы, 2 йорт:
– Ишегалдын бик шәп төзекләндерделәр. Тузган сарайларны сүтеп алдылар, яктыртылган парковка һәм яхшы керү-чыгу юллары белән ул шундый иркен, уңайлы булып калды. Миңа бик ошый. Эшләүчеләргә, финанслаучыларга бик зур рәхмәт. Зур хезмәт һәм күп акча тотылган.
Настя Кутуева, Горький урамы, 1 йортта яшәүче:
– Ишегалларында эшләр тәмамландымы әллә? Мин бездә тагын нәрсә дә булса ясарлар дип уйлаган идем, нәтиҗәдә – бер таучык, комлык һәм таган рәвешендәге бер таяк бар.
Ирина Борисова, Наталья Петрова, Ленин урамы, 18 йортта яшәүчеләр:
– Бер яшькә кадәрге нәниләр өчен мәйданчыклар урнаштырдылар, ә өлкәнрәкләр өчен оныттылар, ә бит ишегалларында төрле яшьтәге балалар бар. Таганнар берәү генә – балалар күп. Без асфальт һәм парковкадан канәгать. Уен мәйданчыкларыннан, дөресен генә әйткәндә, күбрәкне көткән идек.
Денис Капитонов, Октябрь урамы, 21 йортта яшәүче:
– Безнең йорт каршында машина кую урыннары юк, күрше йорт тирәлегендә генә – анда яшәүчеләр, үзегезгә сорагыз, дип канәгатьсезлек белдерәләр. Ишегалдын төзекләндерделәр, подъезд янындагы каен шул килеш калды, идарә компаниясенә мөрәҗәгать иттек, нәтиҗәсез.
Айгөл Газизова, Октябрь урамы, 38 йортта яшәүче:
–Уңайлы үзгәрешләргә бөтен күршеләр дә шаттыр дип уйлыйм. Нинди иде, Ә хәзер нинди! Ишегалдына чыгуы да күңелле. Якты, чиста. Балалар мәйданчыгы бар. Күңел сөенә! Бу матурлыкны әти-әнием генә күрә алмады, шунысына гына борчылам. Башкарылган эшләр өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Ишегалды матурланды.
Әлфия Җәләлетдинова, Татьяна Григорьева, Кызыл Партизан урамы, 1 йортта яшәүчеләр:
–Ишегалдындагы үзгәрешләр өчен рәхмәтебез чиксез. Иске корылмаларның барысын да алдылар. Иркен булып калды. Барысы да әйбәт кебек. Тик менә әбиләребезгә эскәмияләр кирәк, аларны урнаштырырга вәгъдә иттеләр. Балалар мәйданчыгыннан нигәдер матур коймаларны сүтеп алдылар.
Илона Безрукова, Ленин урамы, 20 йортта яшәүче:
– Шундый зур территориягә бер таган, комлык һәм ике яшьлек сабыйлар өчен таучык куйдылар. Уен мәйданчыгы бер яшьтән өч яшькә кдәрле балалар өчен исәпләнгән, биш яшьтән өлкәнрәкләр инде бала түгелме? Өлкәнрәк балалар нәниләрне таганнарга якын китермиләр. Яисә берсе атына, өчесе үз чиратын көтеп тора. 90 нчы еллардагы кебек – кем өлгерә, шуңа эләгә. 10 машина куярлык урын ясадылар, бәйрәмнәрдә халыкка үз машиналарын куярга урын юк. Яңгырдан соң асфальттан йөреп булмый, күлләвекләр хасил була. Подъездлар янында чүп-чар аунап ята, подрядчыларның законсыз корылмаларны сүткәннән соң, үз артларыннан җыештырып калдыруларын теләр идек.
Шоссе урамы, 82 йортта яшәүчеләр:
– Йорт яны территориясендә балалар мәйданчыгы урнаштырдылар, моңа без, һичшиксез шат һәм рәхмәтле. Тик эшчеләр бер нәрсәне исәпкә алмаганнар, ком китерделәр һәм аны бөтен мәйдан буенча тараттылар. Язын, кар эри башлагач, юлдан су мәйданчыкка агып төшәчәк һәм ком белән бергә подъездга керәчәк, дип борчылабыз. Хәлне төзәтүләрен сорыйбыз.
Сергей Петрянкин, Пролетар урамы, 52 йортта яшәүче:
– Ишегалларын төзекләндерү – әйбәт, әмма ни өчен парковка урыннары тар?
Барлык фикерләрне дә без башкарма комитетка юллаячакбыз һәм район җитәкчелегенә дә җиткерәчәкбез һәм тагын бу темага әйләнеп кайтачакбыз.
P.S.: Газета саны биткә салынганда, без район башлыгы Камил Гилмановтан укучыларыбызның фикерләре уңаеннан аңлатма алдык.
–Халыкның үз фикерләрен белдерүе бик яхшы. Димәк, безнең командага эшләү өчен урын бар һәм без дәгъваларны да, теләкләрне дә исәпкә алачакбыз. Уен мәйданчыкларында буш урыннар калуы, чыннан да, дөрес билгеләнгән. Мәйданчыклар сабый балалар өчен генә яраклашкан. Әлбәттә инде, бер программа кысаларында гына, бер ел эчендә барысын да эшләп булмый. Без финанслауның өстәмә чыганакларын эзләячәкбез, балалар мәйданчыкларын зуррак яшьтәге балалар өчен уен комплекслары белән тулыландырачакбыз. Кешеләрнең төзекләндерелгән ишегалларын бәяләүләре күңелле – чөнки боларның барысы да күп катлы йортларда уңайлы яшәү өчен эшләнде.
Нет комментариев