Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Исерек йөртүчене кырда тоткарлаганнар

Аксубай җәмәгать суды тарафыннан тагын бер исерек машина йөртүчегә карата эш каралган.

Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе мәгълүматларына караганда, исерек килеш руль артына утырган өчен Дмитрий Владимирович Ликеев җаваплылыкка тартылган.

2021 елның 5 сентябрендә 23 сәгать 30 минутта аны район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре өеннән бер чакрым ераклыктагы басуда тоткарлыйлар. Ликеев, әлеге категориядәге транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш, салган хәлдә автомобиль белән идарә итә, аның бары тракторист-машинист таныклыгы гына бар.

Урында алкотектор кулланып исереклек халәтенә тикшерү үткәрелә, тикшерү нәтиҗәсе 0,281 мг/л тәшкил итә. Җавап бирүче гаризасы буенча судта эш аның катнашыннан башка карала. Гаризада ул административ хокук бозуда үз гаебен таный, тәүбә итә, катгый җәза бирмәүне үтенә.

Татарстан Республикасы Аксубай районы җәмәгать суды Дмитрий Владимирович Ликеевны Россия Федерациясе Кодексының  дминистратив кагыйдә бозулар турындагы 12.8 маддәсе 1 өлешендә каралган административ кагыйдә бозуда гаепле дип таныды һәм аңа ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җәза билгеләде.

Суд карары 2021 елның 26 октябреннән законлы көченә керде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев