Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Исерек йөртүчеләрне ачыклау – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе контролендә

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында елның I кварталында кагыйдә бозулар статистикасын, юл катламының торышын һәм пассажирлар ташу куркынычсызлыгын тикшерделәр.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов өч айда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы торышы турында җиткерде.

Бу чорда районда зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар белән юл-транспорт вакыйгалары теркәлмәгән.

– Беренче кварталда 742 административ кагыйдә бозу очрагы ачыкланды, исерек хәлдә идарә иткән өчен – 18, каршы хәрәкәт итү өчен билгеләнгән полосага чыккан өчен – 10, идарә итү хокукы булмаган килеш руль артына утырган өчен 5 административ беркетмә төзелде, – дип кагыйдә бозу мәгълүматлары белән таныштырды районның баш дәүләт автоинспекторы.

ЮХИДИ бүлеге кагыйдә бозуларны гына күзәтеп калмыйча, юллар торышын да контрольдә тота – алар тарафыннан юл күзәтчелеге линиясе буенча 16 күрсәтмә чыгарылган, шуның 5се – юридик затларга, 11е – урындагы затларга карата, аларның күп өлеше юлларны кышын карап тотуга кагылышлы.

ЮХИДИ эшчәнлегендә иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе – исерек машина йөртүчеләрне ачыклау.2021 елда «ГИБДД Аксубаево» телеграмм каналы булдырылды. Анда сәрхүш йөртүчеләр буенча хәбәрләр юлларга була – аларны бары администратор гына күрәчәк.

– Исерек йөртүче, асылда, хокук бозучы гына түгел, барлык юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч та тудыра. Болай йөрү бик еш кына юл-транспорт һәлакәте белән тәмамлана. Күп чоракта – зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар белән. Шуңа күрә урыннарда исерек килеш руль артына утыручыларны ачыклау өчен авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан контрольне көчәйтергә кирәк, – дип чакырды юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев.

Ул шулай ук, районда юл хәрәкәте иминлеге буенча эшнең район газетасы басмасы белән берлектә алып барылуын да билгеләп үтте – бер кварталда 25 материал басылган, шул исәптән исерек йөртүчеләр буенча суд залыннан да. Ул редакциягә үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

“Главтатдортранс” ДКУның эшләрне кабул итү һәм сыйфат контроле бүлегенең җитәкче белгече, Аксубай муниципаль районы территориясендә төбәк юллары кураторы Марат Габбасов 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Татарстанда зур йөк машиналарының хәрәкәте чикләнүе турында искә төшерде.

Чирмешән АТП җитәкчесе Рөстәм Гатин безнең район эчендә автобус маршрутлары хәрәкәтен оештыру турында сөйләде: аның ведомствосында булган учреждение рейс алдыннан катгый рәвештә транспортларны карауны һәм йөртүчеләргә медицина тикшерүе уздыруны оештыра. Мәктәп маршрутларының куркынычсызлыгы турында мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина сөйләде. Төбәк юллары чатында булган мәгариф учреждениеләренең юл хәрәкәте иминлеге дә шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең аерым игътибарында.

Совет урамында балалар сәнгать мәктәбе янындагы куркыныч юл участогының проблемалы мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар. Шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров сүзләренә караганда, биредә ясалма тигезсезлек, светодиод яктырткыч белән җәяүлеләр кичүе һәм тротуар төзү планлаштырыла.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова комиссия әгъзаларына язгы каникуллар чорында балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау турында искә төшерде.

Утырышта Аксубай районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча актив хезмәттәшлек һәм юлларның сакланышын тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге юл-патруль хезмәте инспекторы полиция лейтенанты Рамил Садыйков «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

Комиссия эшенә йомгак ясап, Станислав Зайцев, тулаем алганда, кварталның районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча уңай эшләнгәнлеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев