Исерек йөртүчегә хөкем карары аның катнашыннан башка чыгарылды
Соңгы яңалыклар

Исерек йөртүчегә хөкем карары аның катнашыннан башка чыгарылды

Шәрбән авылы кешесе ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.

Аксубай муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеге комисиясе мәгълүматларына караганда, 2 майда 22 сәгать 35 минутта Яңа Дума-Аксубай автомобиль юлында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек килеш автомобиль белән идарә итүче 22 яшьлек гражданин Г.ны тоткарлыйлар. Алкотесторда тикшерү уздыру 0,273 миллиграмм этил спирты булуын күрсәткән. Хокук бозучы тикшерү нәтиҗәләре белән килешә, үз гаебен таный һәм судтан эшне аның катнашыннан тыш карауны сорый.

Җәмәгать суды карары белән машина йөртүче РФ КоАПның 12.8 маддәсе 1 өлеше буенча административ хокук бозган дип танылган һәм 30 000 сум күләмендә административ штраф салу һәм 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган.


Нет комментариев