Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Исерек килеш руль артына утырган Аксубай пенсионерын йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр

Аксубай районында исерек машина йөртүчеләрне ачыклау буенча чаралар уза.

Көн саен берничә патруль кичке һәм төнге рейдларга чыга, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре көндез дә район юлларында профилактик чаралар оештыралар.

Җомга кичендә районда биш полиция экипажы патрульлек итте.Экипажларның берсе белән безнең хәбәрче дә рейдка чыкты.

Рейд салган килеш автомобиль белән идарә итүче затларны ачыклауга юнәлдерелгән иде. Экипажлар маршрутларны бер үк вакытта бөтен районны колачларлык итеп оештырдылар. Полиция хезмәткәрләренең һәм журналистларның уртак патруле Емелькино төбәгенә юл алды. Беренче торак пункт – Рус Кармәтендә бар да тыныч иде. Зур булмаган авыл халкы тыныч кына ял итте – машиналар ишегаллары янында калдырылган. Урамнардан үтүчеләр сирәк. Патруль машинасы каршы очраган машиналарны тикшерер өчен, берничә тапкыр трассада туктап алды.

– Без кагыйдә бозучыларны җәзага тарту яисә беркетмәләр төзүне максат итеп куймыйбыз. Безнең авыл юлларындагы рейдлар юл хәрәкәтендә катнашучыларны тәртипкә чакыра. Федераль трассаданмы яисә авыл урамыннан хәрәкәт итәсеңме, үз гамәлләрең өчен җаваплылыкның котылгысыз булуын раслый, – ди районның баш дәүләт инспекторы Нияз Гыймалетдинов.

Без хезмәткәрләр эшенең икенче ягын да күрдек. Тагылмалы җиңел машинаны туктатып һәм документларын тикшереп, полиция хезмәткәрләре йөртүчедән йөк төялгән тагылманың фараларын кабызуын сорадылар.

–Гафу итегез, ашыгып онытканмын, – дип үз гаебен таныды машина йөртүче.

Участок вәкиле Рияз Сөләйманов йөртүчедән ашыкмавын сорады һәм аңа үзе дә нәрсәне ничек эшләргә кирәклеген аңлатты. Фараларның кабынганын көткәннән соң гына, аңа хәерле юл теләдек.

Емелькино трассасында хәрәкәт аз иде. Киләсе Сосновка авылын юлдан гына күзәттек. Ә менә Чуаш Адәмсуына кереп чыгарга булдык. Полиция хезмәткәрләренең "Нива" машинасы фаралары яктысында көтүдән кайтып килүче сыерлар, терлекләрен каршы алырга чыккан хуҗалары күренде.

Шул ук вакытта авыл юлында полиция машинасына каршы автомобиль пәйда булды. Хезмәткәрләр туктарга һәм йөртүченең документларын тикшерергә карар кылдылар, полиция машинасын күргән "ундүртле" хуҗасы югалып калды. Полиция хезмәткәрләре ялгышмаган булып чыкты. Туктап калган машинаның ишеген ачуга ук аракы исе аңкыды. Йөртүче дә, пассажир да исерек иде. Берсен-берсе бүлдереп алар, көтү көттек, дип акландылар. Пассажир йөртүченең бөтенләй эчми торган кеше булуына ышандырырга тырышты. Полиция хезмәткәренең, спиртлы эчемлек кулландыгызмы, дигән соравына, арыдык, дип җавап бирделәр. Аларның машинадан чыгуларын, йөртүчедән документларын тәкъдим итүен һәм патурль машинасына кереп утыруларын сорадылар. Баш дәүләт автомобиль инспекторы исерекләр утырган машинаның ачкычларын алырга ашыкты.

Машина йөртүченең үзе белән таныклыгы гына түгел, хәтта паспорты да юк иде.

Безнең хәбәрче дә йөртүчедән спиртлы эчемлек куллануы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы һәм аны нәрсә өчен тоткарлаулары белән кызыксынды.

–Армиягә алынгач, 1974 елдан алып руль артында, армиядә ике ел хезмәт иттем, һәрвакыт руль артында, беркайчан да кагыйдә бозганым да, юл һәлакәте дә булмады, – дип җавап бирде ир.

 

Сөйләшү вакытында ул үзен ни өчен тоткарлауларын аңламавын, иртән хастаханәдә булуын, хатынының авыруын, спиртлы эчемлекләр кулланмавын тәкрарлады.

Шуңа да карамастан, районның баш автомобиль инспекторы Нияз Гыймалетдинов аның җиңел машинасы руле артына утырып, машинаны бүлек стоянкасына китерде.

– Өстәвенә, автомобильнең руле төзек түгел, – дип шәрехләде ул. – Бәлага да ерак калмаган булган.

Җомга көнне рейд вакытында полиция хезмәткәрләре тарафыннан административ кагыйдә бозулар буенча барлыгы 6 беркетмә төзелде, бәхеткә, берсе генә исерек булып чыкты. Сәрхүш машина йөртүчегә медицина тикшерүе узарга туры килде – аның канында 0,612 мг промиль алкоголь булуы ачыкланды. Пенсионерга хокуктан мәхрүм итү генә түгел, утыз мең сум күләмендә штраф һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр срокка машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү дә яный.

Исерек шоферның трассага чыгып яисә тыныч авыл урамында да юл-транспорт вакыйгасына сәбәп була алуын күз алдына да китерүе кыен. Ә бит статистика шул хакта белдерә: руль артындагы исерек машина йөртүче үзенең гомерен дә, пассажирлар гомерен дә һәм барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерләрен дә куркыныч астына куя.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев