Кызыл Тау авылыннан авыл хуҗалыгы ветераны Җавал Зәйдуллин туксанынчы туган көнен билгеләп үтте
Аны юбилее белән район башлыгы Камил Гилманов, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин, авылдашлары, балалары, туганнары котлады.
– Сез бөтен гомерегезне туган авылыгызга багышладыгыз. Авылда кирәкле һәм мөһим булган һөнәр иясе буларак кына түгел, ә җәмәгатьче буларак та. Әлеге күркәм тантананы тормыш юлыннан кулга-кул тотынып атлаган, лаеклы балалар тәрбияләп үстергән җәмәгатегез белән бергә каршы алуыгыз сөендерә, – дип билгеләп үтте район башлыгы, авыл хуҗалыгы ветеранын котлап.
Җирле хакимият органы башлыгы һәм авыл аксакаллары ветеранга ихлас күңелдән котлауларын җиткерделәр.
Улы һәм ике кызы да кадерле кешеләрен котлар өчен ата-ана нигезенә ашкынып кайтканнар.
Юбиляр хөрмәтенә зур торт, бәйрәм табыны әзерләгәннәр.
Юбилярның 85 яшьлек тормыш иптәше Гөлсем Гелметдин кызы да гаилә башлыгының истәлекле туган көнен балалары белән бергә каршы алуларына сөенде.
– Әти белән әни 68 ел бергә яшиләр, – дип сөйләде кызлары Мәрьям. – Алар бик игелекле, ачык йөзле, кунакчыл, аларның ишекләре һәркемгә һәрвакыт ачык. Аларны, әлбәттә, абыебызның үлеме сагышка салды, ләкин алар тормышта кайгыны да, шатлыкны да бүлешеп яшиләр, һәм бары тик бергә, янәшә булулары аркасында гына бала хәсрәтен сабырлык белән кичерә алдылар. Әтиебез дә, әниебез дә безнең өчен иң кадерле һәм газиз кешеләр.
Балалары, әти гомер буе өйдә хуҗа булды, әмма еллар узгач, хуҗалык алып бару, бакча эшләре әни кулына күчте, диләр.
Актив җәмәгать эшлеклесе, авыл аксакалы Җавал Мәкъсум улын битараф булмаганы, ярдәмчел, ачык күңелле булганы өчен авылда хөрмәт итәләр.
– Яшь чакта балалар өчен иң яхшы шартлар тудыру өчен көнне төнгә ялгап эшләдек, йорт салдык, балалар укыттык, терлек асрадык, хатыным колхозда төрле эшләрдә, җәен чөгендер эшкәртүдә хезмәт куйды. Ә үзем, ветеринар буларак, колхоз малларына да, хуҗалыкныкына да хезмәт күрсәттем, авылда һәр йортта терлек-туар күп асрыйлар иде бит, – дип искә алды юбиляр.
Авыл мәчете төзелешенә дә, мәдрәсә төзелешенә дә, авылга кадәр юл төзелешенә дә үз өлешен керткән ул. Ул шулай ук күп еллар авыл старостасы булып торган, аңа киңәш сорап килгәннәр һәм ул халык белән җирле хакимият органы арасында элемтә чылбыры булып торган.
Ирле-хатынлы Зәйдуллиннар балаларын да үзләре кебек үк эш сөючән һәм җаваплы кешеләр итеп тәрбияләгәннәр. Өчесе дә «Нижнекамскнефтехим» заводында хезмәт куйганнар. Икесе инде лаеклы ялда. Улы Әхмәтзакир, кызлары Мәрьям һәм Фәүзия Түбән Камада яшәсәләр дә, әти-әниләре янына даими кайтып йөриләр, хуҗалык, бакча эшләрендә ярдәм итәләр. Зәйдуллиннарның 11 оныклары да әби-бабай йортында еш кунак.
Җавал Мәгъсүм улы һәм Гөлсем Гыйлметдин кызы туган һәр көнгә шатланып, бер-берсе турында кайгыртып бәхетле картлык кичерәләр. Озын кыш өчен җәйдән үк кош-кортларга җим әзерлиләр. Иртән, авыл әле йокыдан гына уянганда, Зәйдуллиннар йортына күгәрченнәр – тынычлык кошлары, бәхет кошлары, өмет кошлары очып килә.
Нет комментариев