Җирлек башлыгы һәм халык килешеп эшләгәндә, нәтиҗәләр дә яхшы
Трудолюбово авыл җирлегендә узган гражданнар җыенында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар һәм 2021 елга фаразлар билгеләделәр.
Җирлек башлыгы Светлана Тарасова чыгышы башында, җирлекнең уңышлары һәм андагы үзгәртеп корулар кешеләрнең хакимияткә, хакимиятнең кешеләргә ышанычына бәйле, дип билгеләп үтте.
2020 елда җирлек башлыгы төрле белешмәләр бирү, ташламалар тәкъдим итүдән алып каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга кадәр төрле мәсьәләләр буенча 100 кешене кабул иткән. Җирлектә җинаятьләрне кисәтү максатларыннан, кичке вакытта һәм авыл җирлегендә уздырылган бәйрәм чаралары вакытында кизү торуны гамәлгә ашыручы ирекле халык дружинасы төзелгән.
Социаль-икътисади үсешнең нәтиҗәлелеге һәм тотрыклылыгы буенча төп күрсәткеч – бюджет 99 процентка үтәлгән.
Трудолюбово авыл җирлегенә 8 торак пункт керә, аларда 522 кеше яши. Әмма демографик хәл киеренке – 2020 елда 1 нарасый дөньяга килгән, 7 кеше үлгән.
Авыл җирлеген төзекләндерү буенча ишегалды территорияләрендә, биналарга якын тирәлекләрдә, зиратларда шимбә өмәләре оештырылган. Аларда авыл җирлеге, учреждениеләр җитәкчеләре, инициативалы кешеләр катнашкан.
2021 елда су өчен түләү артмаячак, бер кешедән 60 сум күләмендә калачак, дигән карар кабул ителде, ә су белән тәэмин итү мәсьәләсе үзара салым акчасына хәл ителәчәк.
Урамнарны яктырту программасы буенча 15 яктырткыч урнаштырылган һәм Алга авылында 900 метр чыбык сузылган, сафтан чыккан фонарьлар алмаштырылган.
2020 елда, көчле җилдән соң ауган Котловка поселогы зираты коймасы алмаштырылган. Шулай ук Трудолюбово авыл мәдәният йортында керү капкалары алмаштырылган.
Трудолюбово авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча хәл начар түгел – кеше яшәми торган йорт хуҗаларын исәптән төшерү буенча эш алып барыла, ә каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча җирлекнең әҗәте бик аз.
Шәхси хуҗалыкларда – 410 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 56сы – сыерлар. Савым сыерларын һәм кәҗәләр асрауга 182 800 сум күләмендә субсидия бирелгән. Җирлек территориясендә 2 сөт җыючы эшли, алар 2020 елда 50 тоннадан артык сөт җыйган.
2020 елда үзара салым программасы буенча 124 800 сум акча җыелган.
– Бу һәм өстәмә акчалар юл эшләренә, территорияне төзекләндерүгә, кышын юлларны кардан чистартуга, суэтем башняларына насослар сатып алуга һәм урамнарны яктырту өчен тотылачак. Программаның чын нәтиҗәләрен күреп, без аның ни дәрәҗәдә файдалы булуын аңлыйбыз. Аңлаганнары һәм ярдәмнәре өчен җирлек халкына зур рәхмәт әйтәсе килә, – диде Светлана Тарасова.
Техника белән булышканы өчен «Аксубай» филиалы директоры Әсхәт Габдуллинга, Анатолий Крайновка, депутатлар корпусына һәм авыл кешеләренә бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде. Шулай ук буш вакытларында авыллар урамнарын кардан чистартуда ярдәм итүче агрофирма механизаторлары Андрей Петровка, Алексей Александровка, Александр Зубрилкинга, рәхмәтләре чиксез аларның. Владимир Ванчурин да үзенең шәхси торакторы белән урамнарны кардан чистартуда зур ярдәм күрсәтә.
2021 елга юл эшчәнлеге, территорияне төзекләндерү эшләрен дәвам итү, Трудолюбово авылында һәм Котловка поселогында суэтем башнясын алмаштыру, модульле кибет төзү һәм Октябрь авыл клубы бинасына капиталь ремонт ясау буенча бурычлар куелды.
–2020 ел өчен бик яхшы нәтиҗәләр! Сезнең җирлекнең барлык проблемалары да тыңланылды һәм игътибарга алынды. Кулдан килгәнчә булышырга тырышачакбыз. Шушындый тырыш җирлек башлыгы белән бергәләп эшләгәндә, сезнең барысы да килеп чыгар, дип ышанам, – дип тәмамлады җыенны Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев