Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Җир тирәсендәге сораулар

Җир мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Кешеләр йорт салу һәм үз хуҗалыкларын алып бару өчен шәхси участокка ия булырга тырышалар.

Торак төзү өчен җир кишәрлеге сатулар аша бирелмәгән очракта кая мөрәҗәгать итәргә һәм аренда түләүләре нидән гыйбарәт, без Аксубай муниципаль районы Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Габдрахманов белән шулар хакында әңгәмә корабыз.

– Марат Арслангали улы, безнең районда җир кишәрлеге алу максатларында гариза тапшыру өчен гражданнар кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?

– Кадастр номеры һәм адресы булган конкрет җир участогын бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә гариза бирү максатыннан, гражданнар Татарстан Республикасында «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим итүнең күп функциональ үзәге» ДБУнең Аксубай филиалына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Җир участогының кадастр номеры булмаган очракта, гражданнарга межалау оешмасына, аннары җир кишәрлеген алдан килештерү турында гариза тапшыру өчен күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Күп балалы гаиләгә җир участогы тәкъдим итү буенча программа гамәлдәме? Аңа кем исәп тота ала?

– Өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә җир участогы тәкъдим итү программасы 2012 елдан гамәлдә. Быел җир кануннарына үзгәрешләр кертелде. Дәүләт яисә муниципаль милектә булган җир кишәрлекләреннән җирләр 18 яшькә кадәр өч һәм аннан күбрәк балалары булган гражданнар милкенә түләүсез бирелә, әгәр мондый гражданнар Татарстан Республикасы территориясендә җир кишәрлеге бирү турында гариза бирү көненә кадәрге вакытка биш ел дәвамында даими яшәргә һәм торак урынына мохтаҗ буларак исәптә торырга тиеш.

– Газета битләрендә җир кишәрлеге бирү мөмкинлеге турында мәгълүмати хәбәрләр еш басыла…

– Аксубай муниципаль районында җир кишәрлекләре бирүнең төп максатлары булып шәхси торак төзелеше, крестьян (фермер) хуҗалыгы эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатыннан шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм авыл хуҗалыгы производствосы тора. Әлеге җир кишәрлекләрен сатуларсыз бирү критерие булып аукционда катнашу нияте турында башка гражданнарның, крестьян (фермер) хуҗалыкларының гаризаларын ачыклау тора. Шуңа бәйле рәвештә, район газетасында һәм Аксубай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Россия Федерациясенең рәсми сайтында җир кишәрлеге бирү ихтималы турында мәгълүмат бастырып чыгарыла. Бу хәбәр бастырылган көннән утыз көн эчендә башка гражданнарның яки крестьян (фермер) хуҗалыкларының гаризалары кергән очракта, җир кишәрлеген аукцион үткәрү юлы белән генә бирү мөмкин.

– Шәхси торак төзү өчен сатуларсыз җир участогы бирелгән очракта аренда түләве турында да сөйләп китсәгез иде…

– Хәзерге вакытта аренда түләвенең якынча күләме аена 35-40 сум тәшкил итә. Авыл торак пунктларында шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен сатулар үткәрмичә арендага бирелгән җир кишәрлегенең айлык аренда түләве җир кишәрлегенең кадастр бәясенә карап 25-30 сум чигендә тирбәлә, ул үз чиратында турыдан-туры җир кишәрлегенең мәйданына һәм урнашуына бәйле.

– Җир кишәрлегенең урнашуы җир кишәрлеген бирү процедурасына билгеле бер үзенчәлекләр кертә аламы?

– Палата хезмәткәрләре интернет челтәрендә белешмә-мәгълүмат ресурсы ярдәмендә һәр җир кишәрлегенең урнашкан урынын тикшерә. Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы беркетмәсенең 1.4. пунктын үтәү өчен су һәм урман законнарын бозуларны кисәтү һәм коррупция күренешләрен киметү максатларында урман яисә су объектлары белән территориаль чиктәш җир кишәрлекләре белән эш иткәндә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бүлегенең Татарстан буенча су ресурслары бүлеге, Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе белән килештерелә.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев