Россия Хәрби-диңгез флоты көнендә Сулбаевларга Диңгезчеләр җыеныннан грамота тапшырылды.
Татьяна Аркадьевна белән Иван Владимировичның “Весёлый” позывнойлы уллары 2022 елның 28 октябрендә махсус операция зонасына мобилизацияләнгән.
Шуннан соң гаиләдә тормыш икегә бүленә: аңа кадәргегә һәм аннан соңгыга. Бүген аларның йөрәкләре уллары өчен борчылу һәм горурлык белән тулган. Алар улларыннан шалтыратулар һәм хәбәрләр көтеп яши.
– Әле генә шалтыратты, безне бәйрәм белән котлады, ә мин аңа бу чарадан, ирем белән безгә тапшырылган грамота фотоларын җибәрдем. Улыбызны бәйрәмгә чакырулары бик күңелле булды, ул безнең диңгез пехотачысы, – дип горурланып сөйләде “Весёлыйның” әнисе.
– 18 яшендә улыбызны армиягә алдылар, ул хезмәт итәргә горурлык белән китте. Аңа хезмәт җиңел бирелде, кечкенәдән спорт белән шөгыльләнде, мәктәптә футбол һәм волейбол белән мавыкты, – дип дәвам итте әтисе. – Кичә генә бала иде кебек, ә бүген инде Ватанын яклый!
Геройның әти-әнисе Трудолюбовода “Молко” ҖЧҖ бүлекчәсе фермасында хезмәт куялар. Җитәкчелек Сулбаевлар турында хезмәт сөючән, җаваплы хезмәткәрләр буларак сөйли. Уллары да үрнәк – командирлары сроклы хезмәт вакытында да аның йөкләнгән эшне башкаруда җаваплылыгын билгеләп үткән. Бүген дә ул үз ротасында иң яхшылар рәтендә.
– Без «Веселый» белән ул кыска вакытлы ялда булганда очраштык, дуслаштык һәм шул вакыттан бирле аралашабыз, – дип сөйләделәр безнең хәбәрчегә хатын-кыз волонтерлар. – Без аңардан позывное турында сорадык. Ул: “Мин шат күңелле пулеметчы!” – дип җавап бирде. Бик позитив, игелекле, ачык күңелле егет. Безгә традиция буенча Россия әләмендә имза калдырды. Аны һәм барлык ир-егетләрнең җиңү белән кайтуларын көтәбез!
Нет комментариев