Йөкләмәләр үтәлә: урманнар үсә һәм арта
Район советында Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективларының 2023 елдагы эш йомгаклары һәм 2024 ел янгын куркынычы һәм урман культуралары чорларына әзерлек буенча утырышы узды.
Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының хезмәт коллективлары, районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Утырышта катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.
– Игенчеләр һәм терлекчеләр кебек үк, сез дә мөһим бурычны үтисез – урман байлыкларын саклыйсыз һәм арттырасыз, төбәкнең экологик торышын яхшыртасыз, – диде ул. – Сез шулай ук урман янгыннарын булдырмау буенча нәтиҗәле эш алып барасыз. Район җитәкчесе урманчыларның эшенә яхшы бәя бирде.
Урманчылыкның 2023 елгы эш нәтиҗәләре белән җитәкче-баш лесничий Андрей Ильмухин таныштырды. Ул урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча эш комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәләрен башкару нәтиҗәләрен тәфсилләп яктыртты, барлык төп күрсәткечләрне анализлады. Шулай ук узган елның җәендә урманнарны басып алган куркыныч парсыз ефәк күбәләгенә каршы көрәш чараларына да тукталды. Ул шулай ук табигатьне саклау акцияләрендә катнашкан өчен авыл җирлекләре коллективларына рәхмәт белдерде.
Урман хуҗалыгының 2023 елда җитештерү күрсәткечләре һәм башкарылган бурычлар белән әлеге предприятие җитәкчесе Сергей Кузнецов таныштырды. Ул дәүләт йөкләмәсендә каралган барлык урман хуҗалыгы чараларының да үтәлүе турында хәбәр итте. Беренчел профсоюз оешмасы рәисе Наталия Альдиванова коллективта хезмәтне саклау, эш шартлары, урманчылар коллективының ял итү мәсьәләләре ничек хәл ителүе турында сөйләде.
– Урманчылык һәм урман хуҗалыгы коллективлары алдына куелган бурычлар уңышлы үтәлгән, – дип билгеләп үтте Рәис Гомәров. – Иң мөһиме – район хезмәтләре һәм оешмалары белән төп юнәлешләр буенча да, урманнарны янгыннан саклау буенча да хезмәттәшлек саклана.
Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле нәтиҗәле хезмәт өчен урманчыларга рәхмәт белдерде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев утырышка йомгак ясады, урманчыларның бердәм эше нәтиҗәсендә җәйге сезонда урманнарда янгын чыкмады, дип ассызыклады.
Утырыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Рәис Гомәров һәм Станислав Зайцев Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасын участок урманчысы Сергей Мартыновка һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларын – Ильмухиннарның, Макаровларның һәм Җәмалиевларның хезмәт династияләренә тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев