Йогышлы авыруларны киметүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру Аксубай районында тотрыклы санитар-эпидемиологик хәлне тәэмин итте.
Бу хакта ТР Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов сөйли.
– Узган елда йогышлы һәм паразитар авыруларның 1138 очрагы теркәлде. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 45 процентка түбәнрәк. Вакцина салдыру – профилактик медицинаның аерылгысыз өлеше. Вакцинация ярдәмендә кеше гомеренә куркыныч янаучы кискен йогышлыавыруларның таралуын булдырмый кала алдык.
Вакцинация өчен вакциналар, антитәнчек яисә сыворотка препаратлары, анатоксиннар, иммуноглобулиннар һәм йогышлы авыруларга специфик тотрыксызлык булдыру өчен билгеләнгән башка дару чаралары кулланыла. Вакциннар кешенең иммун системасы белән үзара мөнәсәбәткә керә, шуның аркасында йогышлы авыру кичергән процесста эшләп чыгарылган иммун җавабы формалаша. Кичерелгән инфекция кайчакта кеше үлеменә дә китерергә мөмкин. Механизм гади – вакцина салуга җавап буларак, организм йогышлы авырулардан саклаучы антитәнчекләр эшләп чыгара.
Иммунитет, вакцинация ясаганнан соң, еллар дәвамында саклана, кайбер вакциналар организмның гомер буена йогышлы авыруларга (мисалга, чәчәк авыруы) бирешмәвен тәэмин итә.
– Халыкны иммунизацияләү тәртибе нинди?
– Россиядә вакцинацияләү катгый рәвештә профилактик прививкаларның Милли календаре нигезендә уздырыла. Бүгенге көндә календарьга В гепатитына, дифтериягә, бума ютәлгә, кызамыкка, полиомиелитка, столбнякка, туберкулезга, эпидемик паротитка, гемофиль инфекциягә, пневмококк инфекциясенә һәм гриппка каршы прививкалар кертелгән.
Нәкъ менә бу авырулар кешеләр күп була торган урыннарда, эпидемия килеп чыгуга, кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудыруга кадәр, таралу куркынычы тудыра. Календарьга кертелгән төп инфекцияләрдән тыш, мисалга, себер түләмәсе, туляремия, чәчәк авыруы кебек башка чирләр дә бар. Бу инфекцияләр профилактик прививкалар Милли календарьның икенче өлешенә – эпидемик күрсәткечләр буенча календарьга керә. Әмма практикада кешеләрнең прививкаларның мөһимлеген аңламаулары һәм алардан баш тарту, аерым алганда, әниләрнең балаларны иммунизация ясатмаулары белән очрашырга туры килә. Бу бала сәламәтлегенә һәм авыру таралуга зур куркыныч тудыра. Әлеге очракларда Роспотребнадзор һәм сәламәтлек саклау вәкилләре ата-аналарга моның рөхсәт ителмәвен аңлаталар.
Вакцинация ясала торган күп кенә авырулар бик тиз йога, үлем очракларына яисә инвалидлыкка китерергә дә мөмкин. Өлкән кешеләрнең, балалар кебек үк, теге яисә бу инфекцияне йоктырып, җитди ялкынсынулар алу яисә гомерләре өзелү куркынычы бар.
Вакциналау профилактикасы балаларга гына кагылмый. Өлкәннәр дә шулай ук йогышлы авырулардан саклану максатыннан вакцинация ясатырга тиеш.
Нет комментариев