Инвалидны уттан коткарырга күршеләрнең сизгерлеге ярдәм итә
Шимбә көнне кич Аксубай бистәсенең Октябрь урамы буенча ике катлы йортта янгын чыга.
Бердәм диспетчерлык хезмәте пультына йортта яшәүчеләрдән күршеләренең балконында ут чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Өч минуттан соң янгын сүндерүчеләр-коткаручылар гадәттән тыш хәл урынына килеп тә җитәләр.
–Килеп җитүгә, икенче кат балконында яну очрагын ачыкладык, ялкын телләре күршедәге балконга сикергән һәм агач тышлык буенча түбәгә күчәргә мөмкин иде, – дип шәрехләде Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов. – Янгын учагын сүндердек, фатирда ялгызы гына яшәүче хуҗа, инвалид табылды. Бәхеткә, исән-сау, бераз курыккан гына иде. Күршеләрнең уяулыгы аркасында ул фаҗигадән һәм күңелсез нәтиҗәләрдән котыла алды.
Янгын, аның нәтиҗәләре һәм янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләренең оператив гамәлләре турында үзенең дә балконы зыян күргән шушы йортта яшәүче Айгөл Газизова хәбәр иткән.
– Мин кухняда идем һәм янган исне сизеп алдым, бу турыда улыма әйттем, ул башта подъездга, аннары урамга йөгереп чыкты һәм күршенең балконында төтен күргән. Ир-атның авыру һәм ялгыз яшәвен беләбез. Ут безнең балконга бик тиз күчте. Янгын сүндерүчеләр бик тиз килеп җиттеләр, өч минуттан да артык вакыт үтмәде, алар урында иде. Әгәр алар булмаса, нәтиҗәләр бик куркыныч булыр иде, – дип сөйләде безгә Айгөл Газизова. – Ут белән көрәштә янгын командасы бик тиз, көйле, дөрес эшләде. Алар янгынны сүндереп кенә калмадылар, алга таба янгын чыгу мөмкинлеген дә бетерделәр. Әмма иң мөһиме – алар кешене коткардылар. Алар, чыннан да, үз һөнәрләренең геройлары, без аларга бик рәхмәтле.
1983 елда төзелгән ике катлы йортта 22 фатир. Янгын төнлә чыккан булса яисә аны тиз арада күреп алмасалар, йортта яшәүчеләр аның нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерәсен күз алдына да китерә алмыйлар. Янгын чыгуга китергән сәбәп – фатир хуҗасының сүндерелмәгән тәмәке төпчеге калдыруы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев