Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Ватанны саклаучылар турындагы хәтерне саклауга аерым игътибар бирелә
Соңгы яңалыклар

Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Ватанны саклаучылар турындагы хәтерне саклауга аерым игътибар бирелә

Авыл җирлекләре мемориалларны тәртипкә китерәләр, Иске Кыязлы һәм Иске Тимошкино авылларында бюджеттан тыш акчага ике яңа һәйкәл төзү башланды.

Киса һәм Савгач торак пунктларында мемориаль комплекслар булдыру буенча эшләр бара. Монда махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларның исемнәре мәңгеләштереләчәк.

Юбилейлы Җиңү көнен лаеклы каршылау өчен, барлык эшләрне дә 1 майга төгәлләргә ниятлиләр. Барлык сугышлар катнашучыларына хөрмәт күрсәтү йөзеннән, халыкны истәлекле урыннарны төзекләндерүдә катнашырга чакыралар. Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый!


Нет комментариев