Яңа Ибрай авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт күңелне нечкәртерлек атмосферада узды.
Ул җирле халык, төрле шәһәр һәм районнардан кайткан кунаклар өчен чын бүләк булды.
Бу авылдан фашист илбасарлары белән көрәшкә 606 кеше киткән, шуның 255енә туган нигезләренә әйләнеп кайту насыйп булмаган. Шулай да авылда, бармак белән генә санарлык булса да, бала чаклары авыр сугыш елларына туры килгән тыл хезмәтчәннәре яши әле.
Бәйрәм концерты программасы гармунчылар Рәис Камалов һәм Мәгъсүм Нургатин башкаруында сугыш турындагы җырлардан көйләр белән башланып китте. Аларның чыгышын мәктәп укучыларының, аеруча күңел кылларын тибрәтеп, күзләрне яшьләндергән әдәби-музыкаль композициясе дәвам итте.
Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров мәдәният йорты залында җыелучыларны бәйрәм белән җылы тәбрикләде.
–Сугышлар башка кабатланмасын, ил-көнебез тыныч булсын, – дип билгеләп үтте ул. – Махсус хәрби операция тизрәк тәмамлансын һәм сугышчы-якташларыбыз исән-сау якыннары янына әйләнеп кайтсыннар. Махсус хәрби операция башланганнан алып, шушы авыр көннәрдә берләшкәнегез, ярдәмегез өчен рәхмәт. Җиңү безнең якта булачак!
Тамашачылар сәхнәдә уйналган Шәриф Хөсәеновның “20 ел үткәч” исемле драмасыннан өзекне, “Ана белән солдат” театраль композициясен, “Военкомат” скетчы куелышларын бик җылы кабул иттеләр.
Казан кунагы Ландыш Гафиятова концерт дәвамында үзенең дәртле биюләре белән күңелләрне җилкендерде.
Районның үзешчән артистлары Фәнис Низамов, баянчы Ильяс Исмәгыйлев чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
Түбән Кама шәһәреннән кайткан үзешчәннәр Камил Хәйруллин, Рәис Мөбарәкшин, Гөлсирин Камалиева үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр.
Авыл үзешчәннәре Рәсимә Кыямова, Хәким Кәбиров, Кәбир Сәлахов, Гөлия Кәшәпова, Госман Гарифуллин, Зилә Җамалетдинова, сугыш елларын чагылдырган күренешләрне тәкъдим итеп, рольләрне җанлы, тәэсирле һәм артистларча уйнадылар. Разыя Сәлахова, Вильдан Хәмитов чыгышлары да кайнар алкышларга күмелә барды.
Яңа Ибрай авыл мәдәният йорты методисты Гөлчәчәк Рәхимова югары дәрәҗәдә үткән өч сәгатьлек бәйрәм концертына үзләреннән зур өлеш керткән барлык үзешчәннәргә, кунак-артистларга, авыл халкына зур рәхмәтләрен белдерә.
Ә халык, Гөлчәчәк Рәхимова мәдәният йорты методисты вазыйфасына билгеләнгәч, авылда мәдәни тормышның активлашуын билгеләп үтә. Ул кешеләрне уртак мәнфәгатьләр белән берләштерә алган. Авыл халкы клуб чараларына җәлеп ителгән, ә бу аларның ялын төрлечә һәм мавыктыргыч итә.
Нет комментариев