Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Интернет-сәүдә турында

Яңа технологияләр үсеше белән беррәттән Интернет-кибетләрдән сатып алынган товарлар күләме дә, шуның белән бергә кулланучылардан дәгъвалар да арта.

Бу турыда Дәүләт алкоголь инспекциясе баш белгеч-эксперты Лилия Зөфәрова хәбәр итте. Ул Интернет-сатып алуга бәйле пәйда булган кулланучыларны еш борчыган сорауларга җавап бирде.

– Тиешле сыйфаттагы товарны нинди срокларда кире кайтарып була?

– Кулланучы товарны кулына төшергәнчегә кадәр аны сатып алудан теләсә кайсы вакытта баш тарта ала. Ә кулына алганнар соң – 7 көн эчендә. Әгәр дә товарны китерү вакытында язмача төрдә товарны кайтару тәртибе һәм вакыты тәкъдим ителмәгән икән, кулланучы 3 ай дәвамында анардан баш тартырга мөмкин.

– Товарны кире кайтару ничек башкарыла?

– Моның өчен сатучы товарны кайтару турында акт яки накладной төзи, анда сатучының тулы исемен һәм кулланучы турындагы мәгълүматларны, товар атамасын, сатып алу һәм товарны кире кайтару вакытын, кайтарылырга тиешле акчалата сумманы күрсәтергә кирәк.

– Тиешле сыйфаттагы товарны кире кайтару буенча транспорт хезмәтләрен кем түли?

– Транспорт чыгымнарын сатып алучы каплый.

– Товар өчен түләнелгән акчаны кайтару нинди срокта башкарыла?

– Акчаны кайтаруны кулланучыдан килгән гариза нигезендә сатучы 7 көннән дә соңга калмыйча кайтара. Кулланучы товарны алмаштырырга телиме, акчасын алыргамы, бу турыда сатучыга язмача төрдә дәгъва белән хәбәр итәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев