Интернат-йортта яңа директор билгеләнде
Соңгы яңалыклар

Интернат-йортта яңа директор билгеләнде

Федоровка интернат-йорт коллективына яңа җитәкчене район башлыгы Камил Гилманов тәкъдим итте.

Директор вазыйфасын 43 яшьлек Надежда Никитина кабул итте.

1995 елда ул 2 нче Аксубай урта мәктәбен, аннары Алабуга педагогия институтын “биология укытучысы” белгечлеге буенча тәмамлаган. Үзенең укытучылык эшчәнлеген күрше, Нурлат районында укытучы булып башлаган. Аннан соң сәүдә өлкәсендә, балалар бакчасында тәрбияче, алты ел «Хыял» приютында тәрбияче булып эшләгән. Соңгы җиде елда Спорт мәктәбендә спорт эшләре буенча директор урынбасары булып торды.

Төп эшчәнлеге белән параллель рәвештә «Мәгарифтә менеджмент» һәм «Спорт менеджменты» курсларын тәмамлап, өстәмә һөнәри белем алган.

Кияүдә, ике ул тәрбияли.

– Җитәкче эше җиңел түгел, сезнең өскә коллектив өчен генә түгел, шулай ук биредә яшәүче социаль хезмәтләр алучылар өчен дә җаваплылык йөкләнә. Биредә коллектив ышанычлы, бердәм, сез бу эшне башкара алырсыз дип уйлыйм. Яңа вазыйфада уңышлар телим, – дигән теләкләрен белдерде район башлыгы.


Нет комментариев