Россия дәүләт матбугат чараларына сылтама булган «сторизлар»ны тәкъдим итү киметелә.
Instagram социаль челтәре Россия һәм Украина кулланучыларының язылулары (подписка) турында белешмәне күрсәтми башлый. Meta компаниясе хәбәренә сылтама белән РИА Новости шул хакта яза.
«Украина һәм Россиядәге бергәлекләрне яклау өчен, без бу илләрдәге кешеләрнең язылучылары, аларның кемгә язылуы, шәхси аккаунтларда бер-берсенә язылган кешеләр турында белешмәне яшерәчәкбез», диелә компания хәбәрендә.
Моннан тыш, Россия дәүләт матбугат чараларына сылтама булган «сторизлар»ны тәкъдим итү киметелә. «Кешеләр аларның Россия дәүләт матбугат чараларына алып баруын белсен өчен», Instagram мондый постларны махсус тамгалаячак, диелә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев