Инспекторлар хокук кырында эш алып баралар
Соңгы яңалыклар

Инспекторлар хокук кырында эш алып баралар

Ноябрьнең ике атнасында гаилә уңышсызлыгын һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Фоат Абдуллин ПДН хезмәткәрләре белән берлектә районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә унбер очрашу оештырды.

Укучылар белән һәр очрашуда инспектор өлкән сыйныф укучыларына административ хокук бозуларның һәм җинаять җәзасына тартыла торган хокук бозулар турында гына түгел, тәмәке тарту һәм наркотиклар куллану кебек зарарлы гадәтләр хакында да сөйли. Укучыларга шулай ук, яшьләренә карап, бөтендөнья Интернет челтәреннән нинди куркыныч янавы турында да аңлаталар.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Венер Хамматов та катнашкан Иске Тимошкино урта мәктәбендә узган соңгы очрашуда, укытучылардан тыш, өлкән сыйныф укучыларының әти-әниләре дә катнашты. Анда бүгенге көндә актуаль булган ватанпәрвәрлек темасы да күтәрелде.

Чыгыш ясаучылар шулай ук җәмгыятькә куркыныч тудыручы экстремизм һәм терроризм темаларына да кагылдылар.


Нет комментариев