Иң куркыныч юл
Соңгы яңалыклар

Иң куркыныч юл

Елның тугыз аенда районда 116 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, шуларның 15се – тән җәрәхәтләре белән.

Өч кешенең гомере өзелгән, унсигезе төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.

– Статистика буенча, юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге йөртүчеләрнең гаебе белән килеп чыга. Барыннан да ешрак юл-транспорт һәлакәтләре Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлында, каршы хәрәкәт полосасына чыгу һәм юл читенә төшеп китү нәтиҗәсендә килеп чыга, – дип шәрехләде Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Йөртүчеләр юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлекне сайларга тиеш. Аеруча да каршы хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юл ягына чыгу белән бәйле куркыныч маневрлар ясаудан тыелырга кирәк.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда үтә игътибарлы булырга өнди. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм шулай ук пассажирларны да иминлек каешларын эләктергән килеш йөртергә кирәк. Җиңел машинада унике яшькәчә балаларны – алгы утыргычта, җиде яшькәчә балаларны арткы утыргычта бары тик аның авырлыгына һәм буена туры килә торган балалар өчен каралган саклану җайланмаларын кулланып утыртып йөртергә. Шулай ук, дәүләт автоинспекциясе балаларны җиңел машинада һәм унике яшькәчә балаларны арткы утыргычта утыртып йөрткәндә балалар иминлеге өчен каралган җайланмаларны кулланырга киңәш итә.


Нет комментариев