Иң яхшы мәктәпләрне спорт казанышлары өчен бүләкләделәр
Соңгы яңалыклар

Иң яхшы мәктәпләрне спорт казанышлары өчен бүләкләделәр

Укытучылар көненә багышланган тантанада иң яхшы гомуми белем бирү учреждениеләре спорттагы уңышлары өчен бүләкләргә лаек булды.

Муниципаль районның спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткән район мәктәпләренә Спорт министрлыгы Грамоталарын тапшырды.

“Спорт мәктәбе” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе тренер-укытучысы Валерий Павлов Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы Рәхмәтенә лаек булды.

Укучыларның сигезенче Спартакиадасында призлы 3 нче урын өчен Виталий Тимирясов исемендәге Аксубай урта мәктәбенә Мактау грамотасы тапшырылды.
Әлеге Спартакиадада 2 нче урын өчен Иске Ибрай урта мәктәбен Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.

Спартакиадада 1 нче урын өчен Мактау грамотасына 3 нче Аксубай урта мәктәбе лаек булды.

Бүләкләр әлеге мәктәпләрнең директорларына тапшырылды.

 


Нет комментариев