Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иң яхшы директор да, иң яхшы укытучы да

Аксубай районында танылган педагоглар күп, аларның тәҗрибәсе республика дәрәҗәсендә тарала.

Кичә Укытучы һәм остаз елын ачу тантанасында аларның исемнәре яңгырады.

Россиядә Укытучы һәм остаз елы Россия педагогы һәм язучысы, халык педагогикасына нигез салучы Константин Ушинскийның тууына 200 ел тулуга багышлана. Россия империясендә беренче гомуми кулланыштагы дәреслекләр һәм укыту буенча белешмәлекләр нәкъ менә аның ярдәмендә барлыкка килгән.

Алар арасында югары категорияле укытучы, РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбе директоры Наталия Купцова да бар. Наталия Геннадьевна 27 ел дәвамында тарих укыта. Педагогик коллектив белән унсигез ел җитәкчелек итә.

Наталия Купцова – «Йөрәгемне балаларга бирәм» өстәмә белем бирү укытучыларының һөнәри осталык республика бәйгесе лауреаты, “Мәгариф” өстенлекле милли проекты җиңүчесе, “ТРның иң яхшы директоры” һәм “Безнең иң яхшы укытучыбыз” грантлары иясе.

Укытучы һәм остаз буларак, ул тарих буенча республика укучылар олимпиадасының, шулай ук Республика фәнни-гамәли конференцияләренең күп кенә призерын әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев