Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

“Иң чәчәкле бакча” интернет-конкурсын уздыру турында нигезләмә

Әлеге нигезләмә конкурсны уздыру шартларын билгели.

Максатлар һәм бурычлар: конкурс “Сельская новь” газетасын популярлаштыру, яңа язылучылар аудиториясен җәлеп итү, aksubayevo.ru сайтының рейтингын күтәрү максатларында үткәрелә.

Конкурсны оештыручы: “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Сельская новь” газетасы редакциясе.

Конкурста катнашучылар: Аксубай муниципаль районы халкы. Хезмәткәрләрнең балалары һәм гаилә әгъзалары конкурста катнашмый.

Яшь категорияләре: “Иң чәчәкле бакча” конкурсына 16 яшьтән өлкәнрәк катнашучыларның фотолары кабул ителә.

Конкурс 2025 елның 21 июлендә башлана.

Конкурс тәмамлану вакыты: 2025 елның 30 сентябре.

КОНКУРС ШАРТЛАРЫ:

1.Бакчаны фотога төшерергә һәм фотоны “Татмедиа” АҖ филиалы “Сельская новь” район газетасының webselnew@gmail.com электрон адресына җибәрергә. Хат темасында фото авторының фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, фотоның кыскача тасвирламасын һәм җибәрүче белән элемтә өчен телефон номерын күрсәтергә кирәк.

*Конкурста башкаларның фотолары катнашмый. Үз фотоларыгызны җибәреп, Сез автомат рәвештә үз авторлыгыгызны раслыйсыз һәм аларны aksubayevo.ru сайтында урнаштыруга ризалыгыгызны бирәсез.

2. aksubayevo.ru сайтында иң күп лайклар җыярга.

Җиңүчене билгеләү тәртибе: фотосурәтләре иң күп лайк җыйган авторлар җиңүчеләр дип игълан ителә.

Җиңүчеләрне игълан итү: 2025 елның 6 сентябрендә aksubayevo.ru сайтында.

Бүләкләү: бүләкләр фотографияләр авторларына “Сельская новь” газетасы редакциясендә тапшырылачак.

“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Сельская новь” газетасы редакциясе.

Юридик адресы: ТР, Аксубай штб, Ленин ур., 9.

Почта адресы: ТР, Аксубай штб, Ленин ур., 9.

Тел./факс: 8(84344) 2-74-06 (реклама бүлеге).

Җитәкче-баш мөхәррир – Жаренова Людмила Викторовна.

Акция вакыты: 2025 елның 21 июленнән 2024 елның 30 сентябренә кадәр.

“Татмедиа” рекламасы АҖ 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев