Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Имин бәйрәмнәр

Май бәйрәмнәре алдыннан район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә Аксубай районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы үтте.

Анда башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев, авыл җирлекләре башлыклары,  районда террорчылыкка каршы  сакланыш буенча җаваплы органнар, район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Район башлыгы Камил Гилманов утырышны ачып, экстремизм һәм террорчылык – һәр көнне профилактикалауга игътибар таләп иткән җитди  мәсьәлә, дип билгеләп үтте. Традицион булмаган агым вәкилләре халык төркемендә “югалу“ өчен үзләренең “йөзләрен“ үзгәртәләр, сакал һәм мөселман киеме күпләр өчен  күптән инде “актуаль түгел“,  дип  аерым ассызыклады.
– Бәйрәм көннәрендә  районга кунаклар күп кайта, кемнәрдер әти-әниләре янына ял итәргә, бәйрәмне тиешенчә шашлык белән билгеләп үтәр өчен кайталар.  Район кешеләренә авылларга кайткан кунакларга карата уяулыкны югалтырга ярамый, йортка, фатирга кереп торырга теләүчеләргә, җирлек, социаль объектлар, дини учреждениеләр белән кызыксынучылар хакында участок вәкиленә хәбәр итәргә, –  дип искәртте Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев.
 Районның баш полицейские һәм янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов үзләренең чыгышларын бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чараларга юнәлттеләр. Утырышта шулай ук  белем бирү оешмаларында гадәттән тыш хәлләргә юл куймау мәсьәләсе буенча фикер алыштылар, Бердәм дәүләт имтиханнары чорында иминлек чаралары хакында сөйләштеләр.
– Яшь буын – ул безнең җәмгыятьнең аерым игътибар таләп итә торган өлеше, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Террорчылык һәм экстремистик оешмалар, заманча мәгълүмати технологияләрне актив кулланып,  яшьләрне идеологик эшкәртүне гамәлгә ашыралар һәм шул рәвешле, үзләренең сафларын тулыландыралар. Без исә яшь буын аларның идеологик йогынтысына бирелмәсен өчен, тиешле кисәтү һәм профилактик эшләрне башкарырга тиеш, – дип йомгаклады сүзен район башлыгы.
Әгәр сезгә традицион булмаган агымга бирелгән кешеләр тарафыннан  әзерләнеп яткан террористик актлар яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев