Район советында имамнар район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов белән очрашты.
Утырыш ТР Рәисе хакимияте вәкиле катнашында узды. Утырыш эшен ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, көньяк төбәге Казые Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров алып барды.
Катнашучылар мөхтәсибәт эшчәнлеге буенча мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Шуларның иң мөһиме – район территориясендә экстремизмга юл куймау, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, карашлары чын мөселман диненә туры килми торган читтән килүчеләргә карата уяулык күрсәтергә кирәк. Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мөфтие һәм казый (шәригать судьясы) сайлау буенча IХ корылтайга (имамнар җыелышына) делегатларны билгеләделәр. Имамнар игътибарына коммеррция булмаган оешма бәйгесендә катнашу турындагы мәгълүмат җиткерелде.
Катнашучылар эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, һәр көнне очрашырга туры килгән актуаль мәсьәләләрне күтәрделәр.
Күтәрелгән мәсьәләләр буенча бердәм эшчәнлек юнәлешләрен һәм проблемалы хәлләрне чишү юлларын билгеләделәр. Иң актив дин әһелләре бүләкләргә лаек булды.
Нет комментариев