Имам Хәйруллин сөннәт саналган спорт төрләрен аңлатты
Пәйгамбәребез Мөхәммәд үзе спорт белән шөгыльләнгән һәм үзенең сәхабәләрен дә моңа өндәгән.
Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында Казанның “Гаилә” мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.
“Безнең сөекле Пәйгамбәребез һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше өчен чыгыш ясаган. Ул үзе дә спорт белән шөгыльләнгән, хәтта хәдис тә китерелә, ул үз гаиләсе белән спорт белән шөгыльләнергә тырышкан: хәтта хатыннары белән дә узышып йөгергән”, – диде Хәйруллин.
Имам Пәйгамбәребез Мөхәммәднең шулай ук көрәш белән шөгыльләнергә яратуын да өстәде.
“Безнең Пәйгамбәребез көрәшне яраткан, һәм нәкъ менә көрәш сөннәт булып тора. Әгәр без мөселман республикаларына, Чечняга яки Дагыстанга карасак, алар анда барысы да көрәшчеләр, чөнки Пәйгамбәр моның белән шөгыльләнгән, һәм Пәйгамбәр моны яраткан”, – дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Хәйруллинның “Хәзрәт белән чәй” проекты кысаларында биргән интервьюсының тулы текстын “Хәзрәт белән чәй: исламда нинди спорт төрләре тыелган һәм тренажер залына йөрергә ярыймы” дигән материалыбызда укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев