Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ил чикләрен саклаган аксубайлылар Чик сакчысы көнен билгеләп үттеләр

Бүген Аксубайның үзәк мәйданында чик буе гаскәрләренең 105 еллыгын бәйрәм итү узды.

Бәйрәмгә Камчаткадан алып Россиянең Көнбатыш чикләренә кадәр хезмәт иткән элеккге чик сакчылары җыелды. Яшел формадан булган чик буе гаскәрләре сакчылары тантаналы рәвештә сафта тордылар. Аларның янәшәсендә балалары һәм оныклары байраклар тотып басып торды.

Чик сакчыларын бәйрәм белән район башлыгы Камил Гилманов, генерал-майор Анатолий Молоствов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары подполковник Сергей Иванов, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре, дин әһелләре котлады. Чик буе гаскәрләренең иң актив сугышчы-ветераннарын бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Чик сакчылары хөрмәтенә җырлар башкарылды.

Бу вакыйга турында тулырак район газетасының киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев