Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Җил белән бер тизлектә

Район Сабан туенда ат чабышлары буенча беренчелек өчен кискен көрәшне күп санлы тамашачылар күзәтте.

Ат спорты – милли бәйрәмдә аерым тема. Ат чабышлары тамашачыларны үзенең хәрәкәтчәнлеге һәм җитезлеге белән кызыктыра. Бу – милли тантананың якты өлеше. Быел ипподромда алты заезд булды. Ярышларга «Актай» АПКсының, авыл фермерларының, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның һәм кунакларның иң җитез җайдаклары һәм атлары килде. Дүрт узышта 2, 3, 4 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк рысаклар катнашты, икесе – ярым токымлы һәм җирле токымлы чабышкылар.

Тамашачылар трассада ниләр барганын җентекләп күзәттеләр һәм һәркем өчен җан аттылар. Беренче узышның җиңүчесе ике яшьлек айгыр Монарх Амок (җайдак Вадим Атаманов) булды, финишка икенче булып Кристиан Диор (Олег Иванов) килде, өченче нәтиҗәне Шалфей (Иван Котегов) яулады. Барлык атлар да «Актай» АПКныкы.

Икенче узышта да призлы урыннарны «Актай» атлары яулады. Болар җайдаклар Юлия Дробышевская, Светлана Калугина һәм Иван Котегов белән өч яшькә кадәрге рысаклар – Либерт, Винчесса де Ракьюз, Пейс.

Дүрт яшькә кадәрге рысаклар белән өченче узыш Вадим Атаманов идарә иткән «Актай» АПКсыннан Комбастка җиңү китерде. Икенче нәтиҗәгә Иске Ибрай фермеры Илнур Ярмөхәммәтовның – Токай кушаматлы аты, өченче нәтиҗәгә – Түбән Камадан Фурия кушаматлы ат иреште.

Өлкән яшьтәге рысаклар узышында призлы урыннарны шулай ук «Актай» атлары үзара бүлеште. Болар – Джек Пот, Портос Амок һәм Аризона.

Чабыш атлары узышы эмоциональ мохиттә үтте. Ярым токымлы атлар арасында иң яхшы нәтиҗәне җиде яшьлек чабыш аты Фиара (җайдак Әнвәр Гайнуллин, ат хуҗасы Татар Сөнчәлесеннән Марсель Миндубаев) иреште. Финишка икенче булып – Виспа кушаматлы ат (җайдак Александр Крайнов, хуҗасы Яңа Думадан Ринас Закиров), өченче булып Хан кушаматлы ат (Рамиль Идиатуллин һәм Марсель Миндубаев, Татар Сөнчәлесе) килде. Җирле атлар арасындагы ярышларда призлы урыннарны: Рыжая (Василий Майоров), Калина (Руслан Гребенщиков) һәм Лада (Юрий Шеневеркин) атлары яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев