Соңгы яңалыклар

Икесен кулга алганнар, икесенә мәҗбүри эш билгеләнгән

ЮХИДИ линиясе буенча штраф түләмәгән өчен 43 хокук бозучыга җәза бирелгән.

Бу сан елның беренче кварталы өчен! Дәүләт автоинспекторлары суд приставлары хезмәте белән берлектә эшлиләр. Ике материал буенча арест билгеләнгән, өченче очракта – мәҗбүри эшләр, ә дүртенчесендә ике тапкыр күләмдә административ штраф салынган.

–Штраф түләмәү – шулай ук җәза бирелә торган хокук бозу. Әмма штраф түләү турындагы кәгазьне кулга алмадык, дигән сылтау белән, аларны түләмәүчеләр дә бар, – дип сөйли Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Шундыйлар белән беррәттән, квитанцияне кулга алганчы ук онлайн режимда түләгән тәртипле йөртүчеләр дә бар. Штрафларны вакытында алу һәм арестка эләкмәс өчен, безгә ЮХИДИгә мөрәҗәгать итеп, электрон таратуны гына рәсмиләштерергә кирәк. Ул чакта штрафлар ике-өч көн эчендә электрон почтага киләчәк.

 


Нет комментариев