Ике мөрәҗәгать урынына – бер
Соңгы яңалыклар

Ике мөрәҗәгать урынына – бер

Татарстанның 90нан артык гаиләсе, Пенсия фондына бармыйча гына, кредит учреждениеләрендә анна капиталы акчаларын кулланган.

Аксубай районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Владимир Тимофеев Пенсия фонды хезмәтләрен актив режимда алырга мөмкин, дип искәртте.

– Быелдан кредит акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшыртуга анна капиталы акчаларын турыдан-туры кредит ачылган банкта файдаланырга була. Ике кеше урынына берсенең мөрәҗәгать итүе дә җитә, – дип билгеләп үтте Владимир Тимофеев.

Әгәр сертификат хуҗасы аны карарга яки бастырып чыгарырга тели икән, моның өчен Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (ЕСИА) расланган исәпкә алу язмасына ия булырга кирәк.


Нет комментариев