Мошенниклар район халкына һөҗүм итәләр.
Узган атнада гына Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегендә мошенниклык факты буенча өч җинаять эше кузгатылган. Бер атна элек – тагын ике очрак. Полиция хезмәткәрләренең профилактик эш алып баруларына, безнең газетаның бүлек тикшерүчеләренең шәхси мәгълүматларны өченче затларга бирмәү турындагы кисәтүләре турында хәбәр итүенә карамастан.
Бер авылдан пенсионер мошенникларга 120 мең сум акчасын күчергән. Ул ике сәгать мошенниклар белән элемтәдә булган, аларның инструкциясе буенча
Безнең һәрберебезнең кирәкле кредит суммасы алу максаты белән банкка мөрәҗәгать иткәне бар, әмма бу сумма, керемнәрдән, иждивенецлардан яисә начар кредит тарихыннан чыгып, һәрвакытта да хупланмый.
Ә коммерция банклары моннан файдалана, алар, өйдән чыкмый гына, теләсә нинди күләмдәге суммада кредит алырга тәкъдим итәләр. Һәм күпләр ризалаша, ә инде акча алганнан соң гына килешү шартлары һәм аларга процентлар белән таныша. Кредитлар зур күләмдәге процентлар белән бер мизгел эчендә онлайн бирелә. Бу мошенниклар өчен зур табыш. Алар корбанны кар тада акча саклау сылтавы белән дә эзлиләр, корбаннардан шәхси мәгълүматны кулга төшерәләр. Акчаны яңа банк картасына күчерергә ярдәм итәргәтәкъдим итәләр һәм миллион сумлык кредитлар рәсмиләштерәләр.
Узган атнада мошенниклар күпләрнең телеграммканалларын җимерделәр һәм якыннары өчен акча сорадылар.
– Салынган акчалары югалырга мөмкин дигән сылтау белән банктан шалтырату булганда яисә якын кеше белән бәла-каза килеп чыккан дигән сүзләрне ишеткәч, кешеләр югалып калалар. Хәлне аек акыл белән бәяләргә, шалтыратуны өзәргә кирәк. Банк картасын кулга алырга һәм аның артында күрсәтелгән кайнар линия номерын җыярга, операторга шалтырату максаты турында хәбәр итәргә – янаулар булганда, сезнең картагызны шунда ук блокировкалыйлар. Әгәр дә сезгә таныш булмаган номердан шалтыратып, дәвалану өчен акча кирәк яисә кемгә дә булса ярдәм кирәк, дип хәбәр итә икән – сөйләшүне өзегез һәм беренче чиратта якыннарыгызга шалтыратыгыз яисә шалтырату турында янәшәгездә булган кешегә әйтегез, – дип киңәш бирә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илгиз Алмакаев.
Исегездә тотыгыз: нинди генә очракта да паспорт, банк картасы һәм парольләрне чит кешеләргә әйтергә ярамый. Банк хезмәткәрләре шалтыратмыйлар һәм сезнең счет белән мошенниклык гамәлләре турында хәбәр итмиләр.
P. S . : Сан басуга әзерләнгәндә, район кешеләренә Дәүләт хезмәтләре порталында парольләрне раслау үтенече белән хәбәрләр килә башлады. Тикшерүчеләр, бу порталда сез керткән барлык мәгълүмат бар һәм мошенниклар парольне кулга төшереп, сезнең исемгә миллионлаган суммада кредит рәсмиләштерергә мөмкин, дип кисәтәләр!
Нет комментариев