Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ике миллионлык химикатлар урлау турындагы эштә катнашучыларга 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный

Аксубай районы суды район авыл хуҗалыгы формированиеләренең берсендә кыйммәтле химикатлар урлау эшендә хөкем карары чыгарды.

Аксубай районы суды матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, урлау август аенда ук булган, ә аны алдан сүз куешып, дүрт яшь кеше кылган. Компаниядән берсе бу хуҗалыкта эшләгән һәм үсемлекчелектә кулланыла торган кыйммәтле химикатларның кайда саклануын һәм әлеге склад биналарының ничек саклануын белгән.

Караңгы төшкәнне көтеп торып, алар Кәкре Күл янында урнашкан бу хуҗалыкның склад бинасы ишек биген каерып ачалар һәм ике танылган маркалы бөртекле культураларны агулый торган химикатларны урлыйлар. Алар канистрларда сакланган, урланганның гомуми күләме 770 литр тәшкил иткән, гомуми суммасы 1 954 220 сум.

Урланган әйберне машиналарга төяп, складтан ераграк күчерәләр һәм урлау урыныннан ераккарак сату өчен, күрше өлкәгә алып китәләр. Сатып алучы ниндидер фикер буенча сатып алудан баш тартканмы, әллә бәясе буенча килешмәгәннәрме, әлеге төркемгә уй-ниятләрен тормышка ашырып, тиз генә баеп китәргә насыйп булмый. Полиция эзли башлагач, фаш ителүдән куркып, урланганнарның бер өлешен әлеге торак пункт янындагы урман посадкасына китереп бушатканнар. Калган өлешен, дәлилләрне яшерү максаты белән яндырганнар.

Алдан тикшерүләр стадиясендә гаеплеләр калган зыян суммасын хуҗалыкка тулысынча кайтарганнар.

Суд хөкемгә тартылучыларны РФ ҖКның 158 маддәсе 4 өлеше «б» пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм гаепләрен тануны, җинаятьне тикшерүдә һәм ачуда актив ярдәм итүләрен, китерелгән зыян суммасын ирекле рәвештә кире кайтаруны, шулай ук тәүбә итүләрен исәпкә алып, аларның һәркайсына 3 ел да 6 айга иректән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.

РФ ҖКның 73 маддәсе нигезендә суд гаеплеләрнең һәркайсына 3 әр ел сынау срогы белән билгеләнгән җәзаны шартлы дип исәпләү турында карар чыгарды.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев