Ике кеше һәлак булган
Соңгы яңалыклар

Ике кеше һәлак булган

Яңа Ибрай авылында янгын булган.

Янгын чыгу турындагы хәбәр  18 август көнне 22 сәгать 57 минутта авыл кешесеннән Глонасс-112 системасы буенча килеп ирешә.

– Янгын урынына килгәндә өйнең  эче һәм түбәсе тулысынча яна, ялкын телләренең янәшәдәге каралты-кураларга үрмәләү куркынычы зур иде. Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы алды.

Алар хуҗаның өй эчендә калу ихтималы турында әйттеләр, – дип шәрехләде районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гафиятов.
Янгын нәтиҗәсендә агач торак йорт янган һәм аның калдыкларын җыештырган вакытта алгы бүлмәдә мич янында ике мәет –  1965 елгы өй хуҗасы һәм аның 1973 елда туган күршесенең үле гәүдәләре табыла.

Янгынга китергән сәбәп – һәлак булучыларның саксыз тәмәке тартуы.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегендә хәбәр итүләренчә, кешеләрнең янгында һәлак булу факты буенча материал тикшерү комитетына юлланган.


Нет комментариев