Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Игенче һәрвакыт эштә

Җәйге чорда игенчеләрнең мәшәкатьләрен санап бетерерлек түгел, барысын да вакытында эшләп өлгерергә кирәк.

Шул исәптән чәчәргә, чәчүлекләрне тәрбияләргә һәм уракка да вакытында керешергә кирәк. «Ханипов А.В.» КФХсы механизаторы Ильяс Габитов чәчү эшләрен әле генә төгәлләгән (аның исәбендә 500 гектарга якын сабан культуралары) һәм шунда ук чәчүлекләрне чүп үләннәренә, авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртүгә керешкән. Бу агрочараны 600 гектар мәйданда башкарган, 500 гектар чәчүлек мәйданын тырмалаган. Эшне уңышлы төгәлләгән, ә чиратта терлек азыгы әзерләү.

Ул соңгы елларда исеме берничә тапкыр үзгәртелгән туган хуҗалыгы басуларын 22 ел иңли инде. Механизатор сайлаган һөнәренә тугры калып, фидакарь хезмәт куюын дәвам итә – тырыш хезмәткәрләргә теләсә кайсы инвесторда ихтыяҗ зур.

Азык әзерләү вакытында Ильяс Габитовның бурычы – мул булып өлгергән печән теземнәрен җыю һәм төргәкләү. Механизатор үз агрегатын кырга алып чыгарга ышанычлы әзерләгән. Кыска вакыт эчендә ул 125 тонна яхшы сыйфатлы печән әзерләргә өлгергән.

– Ильяс Габитов – намуслы хезмәткәр, – дип сөйли фермер хуҗалыгы идарәчесе Җәмил Сөләйманов. – Кайсы гына эшкә тотынса да, җиренә җиткереп, булсын дип, яныпe көеп эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев