Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы эшчеләре Ибрай участогы питомнигында булачак урманга нигез салдылар.
91 нче кварталда урманчылар механизацияләнгән ысул белән 5,200 кг күләмендә чыршы орлыгы утырттылар. Аннары чәчүлеккә мульча җәйделәр. Бу ысул чүп үләннәренә каршы көрәшергә ярдәм итә (5–7 см калынлыгындагы пычкы чүбе аларның үсешен берничә тапкырга кыскарта). Белгечләр, эшне белеп, бик пөхтә эшләделәр һәм булачак агачларның бердәм тишелеп чыгуын көтәләр.
Нет комментариев