Язгы чәчүгә әзер
Соңгы яңалыклар

Язгы чәчүгә әзер

Бүген районда авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр кампаниясенә әзерлеген тикшерделәр.

Тикшерү комиссиясе составына Казан аграр университетының инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Наил Хәмидуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, Дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов һәм Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов керде. Үзара тикшерүдә Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Шәрәфетдинов катнашты.

Белгечләр «Волга-Селект» ҖЧҖендә һәм «Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФсында булдылар. Һәр хуҗалыкта алар техниканың торышын, аның язгы чәчүгә әзерлеген, орлыкларның һәм минераль ашламаларның булуын бәяләделәр. Хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде. Россельхозүзәк бүлеге орлыкларга фитопатологик анализ нәтиҗәләре һәм аларны эшкәртү өчен тәкъдим ителгән препаратларны күрсәтте.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән район башлыгы Алмаз Мингулов очрашты:

– Сез җаваплы сезонга бик яхшы әзерләндегез. Техниканың әзерлеге һәм сезнең җайга салынган эшегез – чәчүне уңышлы башкарып чыгу һәм мул уңыш алу нигезе. Куркынычсызлык турында онытмагыз: хезмәтне саклау нормаларын төгәл үтәгез. Язгы кыр эшләрен җиңеллек белән башкарырга һәм мул уңыш алырга насыйп булсын! – дип билгеләп үтте ул.

Комиссия районның холдинг компанияләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген югары бәяләде.


Нет комментариев