Район Советында башлык Алмаз Мингулов җитәкчелегендә 2026 елгы язгы кыр эшләрен уздыруның эш планнары кабул ителде.
Чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россельхозүзәк, Агрохимсервис һәм Дәүләт техника күзәтчелеге җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Язга үзләренең эш планнарын «Аксу Агро» АФ, «Агрофирма-4», «Агрофирма-3», «Чистай» холдинг компаниясенең «Актай» АПКсы һәм «Волга-Селект» ҖЧҖ тәкъдим итте.
Авыл хуҗалыгы формированиеләре язгы чәчүне оештыру буенча комплекслы икътисадый исәп-хисаплар алып бардылар. Катнашучылар чәчүлек мәйданнары структурасын, уҗым культураларының торышын, орлык материалының һәм минераль ашламалар запасларының булуын, шулай ук яңа орлыклар сатып алу, әче туфракны известьлау мәсьәләләрен дә кертеп, юл картасының һәр пункты турында җентекләп фикер алыштылар. Техниканы алдагы чәчүгә әзерләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Быел районда чәчүлек мәйданы 72 мең гектардан артып китәчәк. Бөртекле һәм кузаклы культуралар – 24 800 гектардан артык, шул исәптән бөртекле көзге культуралар 14 500 гектардан артык мәйданны биләячәк. Техник культуралар 40 800 гектардан артык мәйданда игеләчәк, быел рапс мәйданнары арттырылды: сабан һәм көзге рапс өчен 24 200 гектардан артык җир бүлеп бирелде.
Нет комментариев