Иске Тимошкино урта мәктәбендә чуаш халык шагыйре, якташыбыз Николай Полорусов-Шелеби иҗатына багышланган «Туган тел» район конкурсы узды.
Иске Тимошкинога чуаш шигъриятен яратучылар яшьтәшләре белән ярышыр, халык шагыйренең шигырьләрен укуда артистлык талантын күрсәтер өчен җыелдылар. Укучыларның һәм укытучыларның чуаш милли киемнәрендә булуы аерым мохит тудырды.
Беренче минуттан ук кунаклар Шелебиның гаҗәеп шигърият дөньясына чумдылар. Танылган шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция бер дулкында узды.
Туган тел турындагы шигырь укучылар һәм презентацияләр конкурсы бик күп дулкынландыргыч мизгелләр алып килде. Укучылар танылган якташның шигырьләрен сөйләгәндә үзләренең искиткеч талантлы булуларын күрсәттеләр. Жюри җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде, аларның барысы да мәгариф бүлегеннән Мактау грамоталары алдылар.
Бу көнне мәктәп вәкилләрен күңелле сюрприз – чуаш язучысы, якташыбыз Владимир Левуков белән очрашу көтте. Әдәби берләшмә вәкиле белән аралашу җылы, дустанә атмосферада үтте. Балалар аның шигырьләрен, гармунга кушылып башкарылган җырларын зур кызыксыну белән тыңладылар. Владимир Левуков мәктәп китапханәсенә үзенең китапларын бүләк итте.
– Һәр мәктәп район конкурсына бик җентекләп әзерләнде, – дип белдерде район мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты Зөлфирә Ислямова. – Биредә дә без укытучыларның эш нәтиҗәләрен күрдек: балаларның күзаллаулары яхшы, алар туган телгә карата зур кызыксыну күрсәтәләр һәм үзләренең иҗади башлангычларын аның белән бәйлиләр.
Фото: мәгариф бүлеге архивыннан алынды,
Нет комментариев