Яшьләрне авылда эшләргә рухландырырга
Аксубай универсаль технологияләр техникумында Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган «Аграр белгечлекләрнең һәм авыл тормышының абруен арттыру» зональ семинары узды.
Бу – ТР Аграр яшьләр берләшмәсе республика районнарында авыл яшьләрен үзеңдә, җәмгыятьтә һәм туган авылыңда үзгәрешләргә илһамландыру максатыннан үткәргән җиденче очрашу.
Чарада Татарстанның Кама аръягы муниципаль районнарыннан студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Аксубай техникумы фойесында кунаклар техникум тормышы, кадрлар әзерләүдәге уңышлары һәм иҗади казанышлары белән таныштылар. Алар өчен студентлар әзерләгән кулинария ризыклары күргәзмәсе, техник казанышларны күрсәтү, шулай ук Шакировлар «Аксубай» авыл хуҗалыгы кооперативының ит эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган иде.
Пленар өлеш техникумның актлар залында узды. Катнашучыларны район башлыгы Алмаз Мингулов сәламләде, күпләр өчен авыл районында үсеш – үзеңне тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек, диде ул.

– Безнең районның үсемлекчелектә һәм терлекчелектә потенциалы бик зур, – дип ассызыклады район җитәкчесе. – Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы районның аграр проектларына ярдәм күрсәтә. Яшьләрнең авыл җирендә һөнәри үсеш өчен бөтен мөмкинлекләре бар, һәм ярдәм фонды яшь белгечләргә актив ярдәм итә.

– Татарстан Россиядә сөт җитештерү буенча алдынгы урыннарны били һәм федераль үзәкнең 2030 елга җитештерүне 320 мең тоннага арттыру максатын күрсәтте, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Республика ведомствосы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу бурычны үтәү өчен яңа проектлар һәм заманча эшкәртү комплекслары кирәк, Татарстан аларны булдыру өстендә актив эшли. Ул аграр өлкәнең кадрлар потенциалы һәм «АПКда кадрлар» федераль проекты турында да сөйләде.
Семинарда катнашучылар алдында Татарстанның һәм Идел буеның әйдәп баручы аграр компанияләре вәкилләре чыгыш ясады, алар предприятиеләрнең ничек эшләве һәм үсеше, шулай ук эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Республиканың югары һәм урта уку йортлары җитәкчеләре яшь кешеләрне укырга чакырдылар.
Очрашуда яшь белгечләр өчен киң мөмкинлекләр спектры турында фикер алыштылар – грантлар һәм стипендияләрдән алып авыл хуҗалыгында карьера үсешенә кадәр. Бәлки, күп катнашучылар өчен бу очрашу үз юнәлешен сайлауда мөһим адым булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев