Татарстан районнарының спорт бүлекләре җитәкчеләре яңа «Лада Гранта» автомобильләреннән ачкычлар алдылар
Безнең районга да бер автомобиль тапшырылды. Автомобильләрне тапшыру Татарстан Республикасы рәисе Карары белән килешенеп, Физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт органы оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылган тантаналы чарага туры килде.
ТР спорт министры Владимир Леонов сүзләренә караганда, яңа автомобильләр комплектациясенә руль идарәсен көчәйткеч, кондиционер, антиблокировка системасы, тормоз көчен бүлү системасы, йөртүченең куркынычсызлык мендәре, запас тәгәрмәч кергән. Автомобильләр өчен өстәмә рәвештә кышкы тәгәрмәчләр тупланмасы, салонга һәм багажникка ковриклар каралган. 45 автомобильнең 24е газ-баллон җайланмасы белән җиһазландырылачак.
Нет комментариев