Яшь хәбәрчеләребез иҗаты
Балачак сукмагы
Бүген балачак сукмагыннан үттем. Бала вакытта, әле мәктәпне тәмамлап шәһәргә укырга киткәннән соң да шул сукмактан йөри идек. Югыйсә инде авыл уртасында яхшы асфальт юл да бар, ә күңелгә шушы гади юл якын булган. Бәлки моннан барганда юл кыскарак булып тоелгандыр, ә бәлки авыл балаларының таш салган юлдан йөрисе килмәгәндер.
Бу сукмак башта безне балалар бакчасына, аннары мәктәбебезгә илтте. Кадерле әбием белән бабаема да шушы юлдан гына бара идем шул... Эх... сагындыра ул көннәр. Ул көннәр шушы тар гына сукмактан үткән: балалар бакчасына әни кулына тотынып барган балачак еллары, салкын-буранда әтинең чанага утыртып тартып баруы, аннан соң сагынычлы мәктәп еллары, “Кызым, ничә “биш”ле алдың”, – дип каршы алган әбием белән бабам янына барулар, дуслар, классташлар белән кич чыгулар...
Җилдә искән агач-куаклар шавын тыңлый-тыңлый, сукмактан әкрен генә атлыйм. Кайчандыр без бала-чага тегендә-монда тыз-быз чапканга үсә алмаган бәпкә үләне бүген монда хуҗа. Үткән еллар бик ерак та түгел кебек үзе, ә сукмак, үзләре онытса да, эзләрен саклыйм әле дигәндәй, шул арада әнә ничек яшеллеккә төренгән. Күзгә яшьләр килә, ә иреннәр: “Рәхмәт, сукмагым, олы юлларыбыз синнән башланды, син чыгардың безне олы юлларга...” дип кабатлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев