Соңгы яңалыклар

Яшь хәбәрчеләребез иҗаты

Без технологияләр көннән-көн үсеш алган заманда яшибез.

Бу – заман таләбе, ансыз булмый да. “Мондый үсеш темплары кеше организмына тәэсир итмичә калмый, шунлыктан сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз”, – ди белгечләр.

Аларның киңәшләрен карап китик.

Беренче чиратта, туклану. Көндәлек рационда яшелчә, җиләк-җимеш, ит булырга тиеш.

2. Физик активлык. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип бик дөрес әйткәннәр.

3. Су. Организмга су балансын саклау өчен 1,5 - 2 литр су кирәк, ди галимнәр.

4. Дөрес йоклау. Төнге йокы 7 - 9 сәгать булырга тиеш. Йокы туймау – стресс чыганагы булуын да билгеләп үтә алар.

5. Зарарлы гадәтләрдән баш тарту. Тәмәкедән, исерткеч эчемлекләрдән баш тарту – сәламәтлеккә беренче адым.

Һәркем үзенең сәламәтлегенә игътибарлы булсын. Сәламәтлегебезне саклыйк, чөнки һәркемнең гомере бер генә һәм кабатланмас.


Нет комментариев