Иске Ибрай авылы мәдәният йортының ”Тамчылар” коллективы “Моңлы тамчы” XII республика балалар фольклор коллективлары фестивале финалында зур уңыш белән чыгыш ясады.
Яшь иҗаты сөючеләр бәйгесе республикада Бөтенроссия балалар Фольклориадасы кысаларында узды.
Жюри сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы 15 балалар фольклор коллективын фестиваль финалына сайлап алды. Безнең ”Тамчылар” коллективы да алар арасында булды. Яшь артистлар үзләрен районда да тынытып өлгерделәр – әлеге коллектив “Разноцветные потешки” район бәйгесендә җиңү яулады.
Клуб формированиесендә катнашучылар милли костюмнарда чыгыш ясады. Алар югары башкару осталыгы күрсәттеләр, тамашачыга ата-бабаларыбыз мәдәниятенең уникаль элементларын җиткерә алдылар. Тамашачылар аларга көчле алкышлар, елмаюлар һәм теләктәшлек белән җавап бирделәр. Бәйгене оештыручылар аларны Россиянең башка төбәкләреннән килгән Бөтенроссия Фольклориадасында катнашучылар алдында чыгыш ясауны сорадылар.
– Мондый фестивальләр башка халыклар мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үттеләр коллектив җитәкчеләре Нәфисә Шәрифуллина һәм Әлфинур Мостафина. – Балалар бәйрәмгә, республика башкаласына баруга бик шатландылар. Фестиваль бик күп тәэсирләр, хис-кичерешләр калдырды һәм безнең артистлар алга таба эшләү өчен бик зур тәҗрибә тупладылар.
”Тамчылар” коллективы ”Моңлы тамчы” балалар фольклор коллективлары республика фестивале лауреаты дипломы белән бүләкләнде, ә җитәкчеләргә тантананы оештыручыларның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Нет комментариев