Яшь артистлар ветераннарны концерт белән сөендерделәр
Соңгы яңалыклар

Яшь артистлар ветераннарны концерт белән сөендерделәр

«Нежность» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Шифалы баян» дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим ителде.

Тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар каршында Наилә Крайнова җитәкчелегендә «Аксубай егетләре» балалар баянчылар ансамбле, «Игелек берлеге» кашык белән көй чыгару ансамбле чыгыш ясады.

Яшь талантлар башкаруындагы музыкаль әсәрләр һәм композицияләр ял итүчеләрнең күңелләренә хуш килде. Алар һәр концерт номерын җылы алкышладылар, кушылып җырладылар, биеделәр.

Тамашачылар ансамбль җитәкчесенә һәм башкаручыларга бүләк ителгән яхшы кәеф һәм хис-кичерешләр өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Фото: Наилә Крайнова архивыннан.


Нет комментариев